Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Түбән Кама муниципаль районына барды. Визит барышында ул күп профильле район үзәк хастаханәсендә булды, анда узган ел 3 нче дәвалау корпусына капиталь ремонт ясауның беренче этабы тәмамланган иде.
Татарстанда өченче ел рәттән чит илләргә азык-төлек чыгару арта бара. 2020 ел нәтиҗәләре буенча республика чит илләргә 273 млн долларга азык-төлек чыгарган.
Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков хәбәр итте.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 2020 елгдагы эш йомгаклары буенча Татарстан Республикасы Судьялары киңәшмәсендә катнашты.
Киңәшмә башланганчы Рөстәм Миңнеханов Казан шәһәренең Совет район судының яңа бинасын карады. Бина Патрис Лумумба урамында кыска вакыт эчендә төзелгән.
Рөстәм Миңнеханов суд утырышлары залларын, судьялар кабинетларын һәм яңа бинаның башка бүлмәләрен карады.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов VI чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының унтугызынчы утырышында катнашты. Утырышны ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин алып барды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Союзмультфильм» киностудиясе идарәсе рәисе Юлиана Слащева белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.
Очрашу барышында яклар уртак проектларны гамәлгә ашыру турында фикер алыштылар.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясендә Татарстан Республикасының Тулы вәкаләтле вәкиллеге каршындагы Медиаклубның чираттагы утырышында катнашты.
Чара Мәскәүдә узды ("Brent City» бизнес-үзәгендә). Утырышның онлайн трансляциясе Рәсми Татарстан сайтында оештырылган иде.
Бүген Мәскәүгә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәү политехника университетында булды.
Рөстәм Миңнеханов инжиниринг үзәген һәм спорт автомобильләренең проект-җитештерү лабораторияләрен, механик эшкәртү, композицион материалларны карап чыкты.
Бүген «КАМАЗ» Россия йөк машина төзелеше лидеры булып тора. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов беренче «КАМАЗ» автомобиле чыгарылуга 45 ел тулуга багышланган тантаналы чарада хәбәр итте. ЧараЧаллыда Автозаводның төп җыю конвейеры мәйданчыгында узды.
Пандемиягә карамастан, Чаллы шәһәре үсеш темпларын саклап калды. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 2020 елда социаль-икътисадый үсеш нәтиҗәләренә һәм 2021 елга куелган бурычларга багышланган шәһәр Советы утырышында хәбәр итте. Утырыш шәһәр Балалар һәм яшьләр иҗаты сараенда узды.
Татарстан Республикасының Мәскәүдәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге каршындагы Медиаклуб утырышы онлайн трансляцияләнәчәк.
Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашачак. Искәртик, Медиаклуб утырышы чәршәмбе көнне, 17 февральдә, Мәскәүдә узачак.