Рөстәм Миңнеханов РФдә Татарстан Республикасы Тулы вәкаләтле вәкиллеге каршындагы Медиаклуб утырышында катнашты

17.02.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясендә Татарстан Республикасының Тулы вәкаләтле вәкиллеге каршындагы Медиаклубның чираттагы утырышында катнашты.

Чара Мәскәүдә узды ("Brent City» бизнес-үзәгендә). Утырышның онлайн трансляциясе Рәсми Татарстан сайтында оештырылган иде.

Шуны искәртик: Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге каршындагы Медиаклуб 2010 елның декабрендә оештырылды. Төп максат – Татарстан Республикасы икътисадын үстерүгә ярдәм итү, республика проектларын гамәлгә ашыруда ярдәм итү, шул исәптән милли мәдәниятне һәм телне саклау буенча да. Клуб 120дән артык журналистны – Мәскәү һәм федераль массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләрен берләштерә. Алар барысы да тумышы белән Татарстаннан, яки республикада укыган һәм эшләгән, шулай ук Россиянең башка төбәкләреннән чыккан татарлар. Медиаклубның рәисе – «Российская газета»ның баш мөхәррире Владислав Фронин Казан дәүләт университетының журналистика факультетын тәмамлаган.

Чарада катнашучыларга кереш сүз белән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин мөрәҗәгать итте. Ул, аерым алганда, декабрь аенда Медиаклубка 10 ел тулды, дип искә төшерде. Ә бүгенге утырыш – Рөстәм Миңнеханов катнашындагы җиденчесе.

Утырышта катнашучыларны шулай ук медиаклуб рәисе – «Российская газета» баш мөхәррире Владислав Фронин да сәламләде.

Шулай ук Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгына багышланган эзләү эшләре нәтиҗәләре дә тәкъдим ителде.

СССРның мөселман Көнчыгышы белән элемтәсен урнаштырган совет дипломаты Кәрим Хәкимов турында Россия Федерациясе Тышкы эшләр министрлыгының махсус йөкләмәләре буенча илче Олег Озеров сөйләде. Ул искәртеп узганча, 2020 елда Кәрим Хәкимовның тууына 130 ел тулды.

Россия циркы артисты, Мәчеләр театрының Мәскәүдәге сәнгать җитәкчесе Юрий Куклачев Медиаклубның хөрмәтле кунагы булды. Утырышта ул Рөстәм Миңнехановка Татарстан мәктәпләрендә Мәскәү үрнәгендә «игелек дәресләре» оештырырга тәкъдим итте. "Минем үтенечем – бу программа мәктәпләрдә шәхси тәртиптә генә түгел, ә дәүләт дәрәҗәсендә – Мәскәү һәм башка шәһәрләрдәге кебек үк барсын иде", - диде Юрий Куклачев.

Ул искә төшергәнчә, аның «игелек һәм үзаң дәресләре» китаплары татар теленә тәрҗемә ителгән.

Рөстәм Миңнеханов, Медиаклуб утырышында чыгыш ясаганда, республикага һәм аның үсешенә булган игътибарлары өчен барысына да рәхмәт белдерде. Ул билгеләп үткәнчә, медиаклуб форматы үзенең кирәклеген күрсәтте.

Татарстан Президенты ассызыклаганча, бүген төп вакыйгалар турында вакытында мәгълүмат бирү мөһим роль уйный, һәм журналист һөнәре – ул һәркайчан мөһим. Сез һәрвакыт вакыйгалар үзәгендә торасыз, диде ул, очрашуда катнашучыларга мөрәҗәгать итеп.

Рөстәм Миңнеханов утырыш барышында массакүләм мәгълүмат чараларында вәкилләре – Татарстан Республикасының Тулы вәкаләтле вәкиллеге каршындагы Медиаклуб әгъзалары сорауларына җавап бирде.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.