Яңалыклар

26.02.2021

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин бүген Бөгелмә муниципаль районының йомгаклау сессиясендә катнашты.

26.02.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Арбитраж судының 2020 елгы эш йомгакларыга багышланган киңәшмәдә катнашты.

Киңәшмә Татарстан Республикасы Арбитраж суды бинасында узды (Казан, Ново-Песочная ур.).

Нотыклар белән Татарстан Республикасы Арбитраж суды рәисе Максим Боровков, Идел буе округы Арбитраж суды рәисе урынбасары А.А. Хәйбулов чыгыш ясады.

26.02.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Перспектива» концепциясен гамәлгә ашыру буенча Ведомствоара координацияләү советы – «Сириус» белем бирү үзәге моделе буенча республика үзәгенең Попечительләр советы утырышын уздырды. Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, анда «Талант һәм уңыш» мәгариф фонды җитәкчесе Елена Шмелева да катнашты. Видеоконференцэлемтә режимында узган утырышта муниципаль берәмлекләр башлыклары һәм юнәлешләре буенча идарә җитәкчеләре катнашты.

26.02.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Талант һәм уңыш» мәгариф фонды җитәкчесе Елена Шмелева белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.

Рөстәм Миңнеханов һәм Елена Шмелева сәләтле балаларга һәм яшьләргә ярдәм итү, «Сириус» республика үзәген үстерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

26.02.2021

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Complant (Кытай) компаниясе җитәкчелеге белән онлайн-очрашу уздырды. Очрашуда Премьер - министр урынбасары-ТР Министрлар Кабинеты Аппараты Җитәкчесе Шамил Гаффаров, Татарстан министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре катнашты.

25.02.2021

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов М-12 «Мәскәү – Түбән Новгород – Казан» тиз йөрешле автомобиль юлы төзелеше мәсьәләләренә багышланган күчмә киңәшмә уздырды. Киңәшмә Югары Ослан районы территориясендәге төзелеш мәйданчыгында узды.

25.02.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Кулланучылар җәмгыятьләре һәм кооперативлары вәкилләренең гомуми хисап җыелышында катнашты.

Чара Казанда узды.

Җыелыш башланганчы кунаклар республиканың кулланучылар җәмгыятьләре һәм кооперативлары җитештергән продукция үрнәкләре белән таныштылар.

24.02.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кыргызстан Республикасы Президенты Садыйр Җаппаров белән очрашты. Очрашу Мәскәүдә узды.

Яклар ике яклы Кыргызстан-Татарстан багланышлары перспективалары турында фикер алыштылар.

24.02.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Россия Федерациясен стратегик үстерү» мәсьәләсе турында юнәлеше буенча провел сегодня Президент Республики Татарстан, руководитель комиссии Госсовета России по направлению Россия Дәүләт Советының «Төзелеш, торак-коммуналь хуҗалык, шәһәр тирәлеге» комиссиясе утырышын уздырды.

Утырыш Мәскәүдә узды.

24.02.2021

Азнакай районы Татарстанның социаль-икътисади үсешенә лаеклы өлеш кертә. Бу хакта Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин бүген Азнакай муниципаль районының йомгаклау сессиясендә белдерде.

Битләр: << 641 ( 642 ) 643 644 645 646 647 648 649 650 >>