Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 2020 елгдагы эш йомгаклары буенча Татарстан Республикасы Судьялары киңәшмәсендә катнашты.
Киңәшмә башланганчы Рөстәм Миңнеханов Казан шәһәренең Совет район судының яңа бинасын карады. Бина Патрис Лумумба урамында кыска вакыт эчендә төзелгән.
Рөстәм Миңнеханов суд утырышлары залларын, судьялар кабинетларын һәм яңа бинаның башка бүлмәләрен карады.
Ул билгеләп үткәнчә, яңа бина гадел хөкем итү өчен заманча биналарга куелган барлык таләпләргә җавап бирә. «Казан шәһәре Совет район судының яңа заманча бинасы - республикада суд эшчәнлеге сыйфатын күтәрүгә таба тагын бер мөһим адым», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Киңәшмәдә нотыклар белән Татарстан Республикасы Югары Суды Рәисе И.И. Гыйләҗев, Татарстан Республикасында Суд департаменты идарәсе башлыгы Җ. М. Салихов, Гомуми юрисдикциядәге алтынчы кассация суды рәисе А. Ефанов чыгыш ясадылар.
Үз чиратында, Рөстәм Миңнеханов киңәшмә барышында ассызыклаганча, республикада сыйфатлы суд эшчәнлеге һәрвакыт республика җитәкчелегенең аерым игътибарында.