ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта бүген “КАМАЗ-мастер” командасы җитәкчесе Владимир Чагин “Дакар” ралли подиумында конкуренциянең бик җитди булганын һәм команданың киләсе ралли-марафонга кайчан әзерләнә башлавы хакында сөйләде.
Брифинг “Дакар-2021” ралли-марафонында “КАМАЗ-мастер” командасының катнашу нәтиҗәләренә багышланган иде һәм барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында узды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Мәгариф һәм фән советының һәм Татарстан Республикасында Фән һәм технологияләр Елын әзерләү һәм уздыру буенча республика оештыру комитетының киңәйтелгән утырышында катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Әгерҗе муниципаль районы Советының йомгаклау утырышында катнашты.
Бүген Әгерҗегә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Талантлар салават күпере» балалар иҗаты йортында булды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Әгерҗегә эш сәфәре кысаларында Салиховлар гаиләсенең атлар үрчетү фермасында булды.
Фермерлар 2018 елда атлар үрчетү хуҗалыгын оештырганнар. Бүген биредә 50 башка якын ат асрала. Авыр йөк токымнарыннан тыш, КФХда ел саен республика чабышларында катнаша торган чиста токымлы инглиз атлары да үрчетелә.
Татарстан Республикасында 2021 елның гыйнварында яңа коронавирус инфекциясенең 2762 яңа очрагы теркәлгән, бу 2020 елның декабренә караганда 6%ка кимрәк. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе урынбасары Марина Трофимова хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Татарстан Республикасында хезмәт базарындагы вәзгыять турында бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Татарстан Республикасында 2021 елда кимендә 2 млн 670 мең кв. метр торак төзү бурычы тора. Якынча 10%ын, ягъни бу күләмнең 280 мең кв. метрын социаль ипотека тәшкил итә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Мараи Айзатуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда 2022 елгы Бөтендөнья кышкы олимпиадасы логотибын тәкъдир итүдә катнашты.
Чара Спас манарасы янында узды.
Тәкъдир итдә катнашучыларга Бөтендөнья Махсус олимпиадасының Директорлар советы рәисе Тимоти Шрайверның видео сәламләве күрсәтелде.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүгә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллегендә булды, анда ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан медальләр тапшыру тантанасы узды.