Татарстанда өченче ел рәттән чит илләргә азык-төлек чыгару арта

18.02.2021

Татарстанда өченче ел рәттән чит илләргә азык-төлек чыгару арта бара. 2020 ел нәтиҗәләре буенча республика чит илләргә 273 млн долларга азык-төлек чыгарган.  

Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков хәбәр итте.

Спикер сүзләренчә, Татарстан продукциясен сатучы төп базарлар – алар Төркия, Казахстан, Латвия, Беларусь, Үзбәкстан, Германия, Польша һәм Азәрбайҗан.

Татарстанда тиздән эшчәнлекләре экспортка юнәлтелгән кече һәм урта эшмәкәрләр өчен 1%тан 4,25%ка кадәр ставка белән 5 млн сумга кадәр микрозайм бирү гамәлгә керәчәк.

“Эшчәнлекләре экспортка юнәлтелгән кече һәм урта эшмәкәрләр өчен ТР Икътисад министрлыгы тарафыннан яңа микрофинанс продукты эшләнде һәм тиздән ул гамәлгә керәчәк. Кредит программасы шартлары буенча, кредит алучы экспорт эшчәнлеген гамәлгә ашырырга тиеш”, - диде ТР Икътисад министрлыгының Кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына ярдәм институтларын үстерү бүлеге җитәкчесе Артур Гайнов.

Татарстанның Хөкүмәт йортында узган брифингта әйтелгәнчә, эшмәкәрләргә 5 млн сумга кадәр микрозайм 3тән 36 айга кадәр биреләчәк.

Процент ставкасы экспорт контракты суммасына бәйле булачак. Ул 1%тан Үзәк банкның төп ставкасына - 4,25%ка кадәр тәшкил итәчәк.

“Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы” берлеге рәисе Шамил Агеев үз чиратында хәбәр иткәнчә, Татарстанның Сәүдә-сәнәгать палатасы быел KazanSummit-2021 алдыннан Үзбәкстан, Кыргызстан һәм Казахстанга бизнес-миссия оештыра. Шулай ук Кытай, Испания, Италия, Иран, Төркия, Германия, Тайвань һәм Венгрия белән эшмәкәрләр өчен очрашулар оештыру планлаштырыла.

Шул ук вакытта 2021 елга Сәүдә-сәнәгать палатасы Татарстан эшмәкәрләре белән эшләү планын әзерләде. Ул республиканың кече һәм урта эшмәкәрлегенә ярдәм күрсәтеп, аны чит ил базарларына чыгарырга ниятли.

 


“Татар-Информ” МА