Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының йомгаклау коллегиясе онлайн трансляцияләнәчәк

19.02.2021

Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының йомгаклау коллегиясе онлайн трансляцияләнәчәк. Чара шимбә көнне, 2021 елның 20 февралендә узачак.

Коллегиянең төп темасы –  «2020 елда Татарстан Республикасы сәнәгатен һәм кулланучылар базарын үстерү йомгаклары, 2021 елга бурычлар, икътисад үсеше резервлары».

Чарада Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Юрий Борисов, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре, эре сәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре катнашыр дип көтелә.

Нотык белән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов чыгыш ясаячак.

Коллегия 11.00 сәгатьтә башлана.

Онлайн трансляцияне Рәсми Татарстан сайтның төп битендә сылтама буенча карарга була.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.