Яңалыклар

16.02.2021

Бүген Чаллыга эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов капиталь ремонтланган Салих Сәйдәшев исемендәге 6 нчы балалар музыка мәктәбендә булды.

16.02.2021

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин бүген Владимир өлкәсе губернаторының беренче урынбасары Александр Ремига белән очрашты.

Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды.

15.02.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия дзюдо федерациясе вице-президенты, Европа дзюдо берлеге президенты Сергей Соловейчик белән очрашты.

Төбәктә спортны үстерү, балалар һәм яшьләр арасында дзюдоны алга этәрү, халыкара ярышлар уздыру мөмкинлеге турында фикер алыштылар.

15.02.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасында Террорчылыкка каршы көрәш комиссиясе утырышын уздырды.

Утырыш Казан Кремленең Вәкиллек корпусында узды, төп тема – 2020 елда эшчәнлеккә йомгак ясау һәм агымдагы елга бурычлар кую.

Чара ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры Алексей Песошин, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашында узды.

15.02.2021

Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевкә «Боевое братство» бөтенроссия оешмасының мактаулы әгъзасы» мактаулы исеме бирелде.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Террорчылыкка каршы комиссиясе утырышы алдыннан күкрәк тамгасы һәм шуңа таныклык тапшырды.

15.02.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов татар шагыйре, хәрби корреспондент, Советлар Союзы Герое Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салды.

Муса Җәлил 115 ел элек 15 февраль көнне Оренбург өлкәсендә туган (1906-1944).

15.02.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Арбитраж судының элеккеге Рәисе, Россия һәм Татарстанның Атказанган юристы Рәшит Сәлахов белән хушлашу чарасында булды. Чара ТР Арбитраж суды бинасында узды.

Рөстәм Миңнеханов чәчәкләр салды, шулай ук Рәшит Сәлаховның туганнары һәм якыннары белән сөйләште.

15.02.2021

15 февральдә илебез Ватаннан читтә хезмәт бурычын үтәгән россиялеләрне искә алу көнен билгеләп үтә.

Бу көнне без Ватаныбыздан читтә төрле елларда хезмәт бурычы буенча хәрби конфликтларны җайга салуда катнашкан барлык гражданнарга хөрмәт күрсәтәбез.

14.02.2021

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия һәм Татарстанның Атказанган юристы Рәшит Ислам улы Сәлахов вафаты уңаеннан Татарстан Республикасы Арбитраж суды рәисе Максим Боровковка кайгы уртаклашу телеграммасы җибәрде.

13.02.2021

Җирләү урыннары урнашкан җир кишәрлекләрен рәсмиләштерү эшенең барышы турында Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин хәбәр итте. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

Битләр: << 641 642 643 644 645 ( 646 ) 647 648 649 650 >>