Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошинның Россия Федерациясе Иминлек органнары хезмәткәрләре көне белән котлавы.
Татарстан Республикасында Яңа ел алды һәм Яңа ел чаралары үткәргәндә Роспотребнадзорның барлык санитар-эпидемиологик таләпләре үтәлергә тиеш. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган традицион шимбә киңәшмәсендә хәбәр итте.
Бүген 2020 елда төзелеш өлкәсендә программаларны гамәлгә ашыруның якынча нәтиҗәләре турында Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов хәбәр итте.
Киңәшмәне республиканың барлык муниципалитетлары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Хәрби-сәнәгать комиссиясенең фәнни-техник советы рәисе – Россия Федерациясе Хәрби-сәнәгать комиссиясе коллегиясе рәисе урынбасары, РФА академигы Юрий Михайлов белән очрашты.
ТАССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итү безгә тарихка яңача карарга, алдагы буыннарның героик хезмәтен искә алырга һәм бәяләргә мөмкинлек бирде. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ТАССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитеты, Татарстан Республикасында 2021 елда Туган телләр һәм халык бердәмлеге елын әзерләү һәм уздыру буенча оештыру комитетының, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр советының уртак утырышында хәбәр итте.
Утырыш Казан Кремленең Вәкиллек корпусында узды. Анда ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
Чарада шулай ук Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Игорь Паньшин, Милләтләр эшләре буенча федераль агентлык җитәкчесе урынбасары Михаил Мишин, Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасының милләтара һәм диниара мөнәсәбәтләрне гармонияләштерү комиссиясе рәисе Владимир Зорин катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Баркли» корпорациясе идарәсе рәисе Леонид Казинец белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы, Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәте идарәсе, Татарстан Республикасы буенча Федераль казначылык идарәсенең уртак коллегиясе утырышы узды. Утырышта катнашучылар 2020 елга Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетын үтәүнең көтелүче йомгакларын карадылар һәм 2021 елга республика финанс, казначылык һәм салым органнарының бурычларын билгеләделәр.
Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе Финанс министры Антон Силуанов, Федераль казначылык җитәкчесе Роман Артюхин, Федераль салым хезмәте җитәкчесе урынбасары Дмитрий Вольвач, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
Агымдагы елда республика бюджетының үтәлеше катлаулы икътисадый шартларда узды. Икътисадның торышына нефтькә бәяләрнең һәм доллар курсының вүзгәрүчәнлеге, җитештерү һәм куллану дәрәҗәсенең кимүе, нефть чыгару күләмнәренең кимүе, яңа коронавирус инфекциясе таралу нәтиҗәсендә кризис күренешләре көчле йогынты ясады. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы, Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәте идарәсе, Татарстан Республикасы буенча Федераль казначылык идарәсенең уртак коллегиясендә хәбәр итте.
Утырышта катнашучылар 2020 елга Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетын үтәүнең көтелүче йомгакларын карадылар һәм 2021 елга республика финанс, казначылык һәм салым органнарының бурычларын билгеләделәр. Чарада Россия Федерациясе Финанс министры Антон Силуанов, Федераль казначылык җитәкчесе Роман Артюхин, Федераль салым хезмәте җитәкчесе урынбасары Дмитрий Вольвач, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы, Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәте идарәсе, Татарстан Республикасы буенча Федераль казначылык идарәсенең уртак коллегиясе узачак. Утырышның темасы – 2020 елда Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетын үтәүнең көтелүче йомгаклары һәм 2021 елга Татарстан Республикасы финанс,казначылык һәм салым органнарының бурычлары.
А.М. Горький исемендәге Зеленодольск заводы – илнең әйдәп баручы судно төзү предприятиесе. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов А.М. Горький исемендәге Зеленодольск заводының 125 еллыгына багышланган тантаналы чарада хәбәр итте.