Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Абу-Дабида (БГӘ) ачылган IDEX 2021 халыкара кораллар һәм хәрби техника күргәзмәсенә килде.
IDEX – дөньяда иң зур корал күргәзмәләренең берсе. Һәр ике ел саен биредә заказчылар һәм хәрби корал, хәрби техника, сак һәм куркынычсызлык системалары җитештерүчеләр җыела. Гадәттәгечә, Россия Федерациясе стенды да куела. Экспозицияне оештыручы – «Рособоронэкспорт " АҖ.
Кадерле татарстанлылар!
Сезне чын йөрәктән Халыкара туган тел көне белән тәбрик итәм!
Җир шарының төрле почмакларында яшәүче кешеләр үзара аралаша, укый һәм яза торган күпсанлы телләр – һәрбер халыкның һәм тулаем дөнья мәдәниятенең иң мөһим казанышы ул. Нәкъ менә туган тел, иң беренче чиратта, безнең милли үзаңыбызны билгели һәм буыннан буынга ана сөте белән күчә килгән үзенчәлекле мәдәни кодны формалаштыра.
Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының йомгаклау коллегиясендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. Чара Казан моторлар төзү җитештерү берләшмәсе мәйданчыгында узды. Утырышта шулай ук РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Юрий Борисов та катнашты.
Бүген Казан моторлар төзү җитештерү берләшмәсе территориясендә «Волга» яңа газ турбинасы энергетика җайланмасын төзү тәмамлануга багышланган тантаналы чара узды. Чарада Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Юрий Борисов һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
2021 елда Татарстан Республикасында 2 млн. 670 мең кв. м. торак төзү планлаштырыла. Бүгенге көндә әлеге күләмнең 16,5% ы төзелгән инде. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә шулай ук ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Бүген Татарстанга РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Юрий Борисов эш сәфәренә килде.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән бергә, Россия вице-премьеры Юрий Борисов «Алабуга» МИЗда «Алабуга-Волокно» углерод җепселләре җитештерү заводы эшчәнлеге белән танышты һәм гражданнар авиатөзелешендә һәм сәнәгатьнең башка тармакларында композит материаллар импортын алмаштыру темасына киңәшмә уздырды.
Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының йомгаклау коллегиясе онлайн трансляцияләнәчәк. Чара шимбә көнне, 2021 елның 20 февралендә узачак.
Коллегиянең төп темасы – «2020 елда Татарстан Республикасы сәнәгатен һәм кулланучылар базарын үстерү йомгаклары, 2021 елга бурычлар, икътисад үсеше резервлары».
Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Юрий Борисов Татарстанга эш сәфәренә килде. «Бигеш» халыкара аэропортында аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов каршы алды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 2020 ел йомгаклары буенча Түбән Кама муниципаль районы Советының йомгаклау утырышында катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Түбән Кама муниципаль районына эш сәфәре кысаларында Түбән Кама муниципаль районының социаль-икътисадый үсеше мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды.