Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Юрий Борисов Татарстанга эш сәфәренә килде. «Бигеш» халыкара аэропортында аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов каршы алды.
Бүген Юрий Борисов «Алабуга» МИЗда булачак һәм композит материаллар җитештерүне үстерү буенча киңәшмә уздырачак.
Иртәгә, 20 февральдә, РФ вице-премьеры «КМПО»да яңа газ турбинасы җайланмасын ачу тантанасында катнашачак һәм Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының йомгаклау коллегиясендә чыгыш ясаячак.