Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Дәүләт Советының чираттагы утырышында катнашты

18.02.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов VI чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының унтугызынчы утырышында катнашты. Утырышны ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин алып барды.

Президиум карары нигезендә, көн тәртибенә 33 мәсьәлә кертелгән, шул исәптән 11 республика законы проекты һәм 15 федераль закон проекты. Депутатлар Дәүләт Советы комитетлары, транспорт салымы, шәһәр төзелеше эшчәнлеге, күпфатирлы йортларда гомуми милекне капиталь ремонтлауны оештыру, хезмәтне саклау, мәдәни мирас объектлары турында республика законнарына үзгәрешләр кертү турындагы закон проектларын караячак.

Моннан тыш, органик продукция җитештерүне үстерү турында закон проектлары, Буа районының аерым муниципаль берәмлекләре территорияләре чикләрен үзгәртү турында закон проекты һәм ТР Сайлау, Җир һәм Бюджет кодексларына үзгәрешләр кертелә торган закон проектлары тәкъдим ителәчәк.

Утырыш кысаларында депутатлар ТР буенча Эчке эшләр министры Артем Хохоринның 2020 елда полиция эшчәнлеге турындагы докладын һәм ТРда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурскаяның узган елдагы эшчәнлек нәтиҗәләре турындагы докладын тыңладылар.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.