Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың хокук саклау органнарының хатын-кыз хезмәткәрләренә Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды.
Бүләкләү тантанасы 8 Март – Халыкара хатын-кызлар көненә багышланды һәм Казан Кремлендә Губернатор корпусының Ак залында узды.
Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләренә барлыгы 30 кеше лаек булды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов күп балалы аналарга «Ана даны – Материнская слава» медальләрен тапшырды.
Тантаналы чара Казан Кремлендә узды.
«Ана даны – Материнская слава» медале белән биш һәм аннан да күбрәк бала тапкан һәм тәрбияләгән Татарстан Республикасы гражданнары бүләкләнә.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Казан Изге Ана иконасы соборын торгызу эшләренең барышы белән танышты.
Исегезгә төшерәбез, собор «Болгар ислам академиясен төзү һәм Казан Изге Ана иконасы соборын торгызу турында»гы УП-1066 номерлы Указны үтәү йөзеннән торгызыла. Объект нигезенә истәлек ташы 2016 елның 21 июлендә Мәскәү һәм Бөтен Русь Патриархы Кирилл катнашында салынган иде.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Бурятия Республикасындагы татар җәмәгатьчелеге вәкилләре белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Президентының Улан-Удэга эш сәфәре кысаларында узды. Очрашуда Бурятия Республикасы башлыгы Алексей Цыденов катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Улан-Удэга эш сәфәре кысаларында Бурятия Республикасы башлыгы Алексей Цыденов белән очрашты.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Бурятиягә эш сәфәре кысаларында Улан-Удэ авиация заводында (У-УАЗ) булды.
Рөстәм Миңнеханов «Улан-Удэ авиация заводы» АҖ идарәче директоры Леонид Белых һәм Бурятия Башлыгы Алексей Цыденов белән бергә предприятиенең җитештерү мәйданчыкларын карады.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Улан-Удэга (Бурятия Республикасы) эш сәфәренә килде.
Визиты барышында Рөстәм Миңнеханов Улан-Удэ авиация заводында булачак һәм «Россия вертолетлары» АҖ Директорлар советы утырышында катнашачак.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркия машина төзелеше продукциясе җитештерүчеләр берлеге (MIB) делегациясе әгъзалары белән очрашты.
Исегезгә төшерәбез, Төркия машина төзелеше продукциясе җитештерүчеләр берлеге делегациясе Татарстанга эш сәфәренә дип килде. Берлеккә Төркиянең машина төзелеше экспортының 60%тан артык өлешен гамәлгә ашыра торган 200дән артык компания керә.
Бүген төштән соң Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Җошкуноз» компанияләр төркемен гамәлгә куючы Ойа Җошкуноз Акташ ханым белән очрашты.
Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов федераль һәм республика массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре – журналист хатын-кызлар белән очрашты. Очрашу 8 Март Халыкара хатын-кызлар көненә багышланды.
Чара Казан Кремленең Вәкиллек корпусының Пушечный ишегалдында узды.