Татарстан Президенты «Союзмультфильм» башлыгы белән уртак проектларны гамәлгә ашыру турында фикер алышты

18.02.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Союзмультфильм» киностудиясе идарәсе рәисе Юлиана Слащева белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.

Очрашу барышында яклар уртак проектларны гамәлгә ашыру турында фикер алыштылар. Исегезгә төшерәбез, 2020 елның сентябрендә Әлмәттә "Татнефть" компаниясе ярдәме белән «Союзмультфильм» киностудиясе белән берлектә оештырылган анимация мәктәбе ачылды. Уку йортында балаларны мультфильмнар булдыру нигезләре һәм компьютер анимациясе мөмкинлекләре белән таныштыралар. Бу елга планнар – яңа белем бирү курсларын, шул исәптән онлайн-курсларны эшләтә башлау.

Элегрәк «Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе» КБАО һәм «Союзмультфильм» киностудиясе спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше турында мультипликацион сериал булдыру турында килешкәннәр иде. Яңа мультсериал геройлары – ГТО талисманнары. Барлыгы 52 серияне чыгару планлаштырыла.

Моннан тыш, 2020 елның декабрендә «Казан Кремле» музей-тыюлыгының «Манеж» күргәзмәләр залында «Союзмультфильм» киностудиясе белән берлектә әзерләнгән «Чыршылар кабынганда» күргәзмәсе ачылды.