Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 2020 ел йомгаклары буенча Түбән Кама муниципаль районы Советының йомгаклау утырышында катнашты.
Утырыш башланыр алдыннан ТР Президентына Шинниклар проспекты буенча комплекслы торак төзелеше проектын тәкъдир иттеләр. Концепциядә 1350 фатирга исәпләнгән 17 торак йорт төзү каралган. Рөстәм Миңнеханов бу проектны хуплады.
Сессиядә чыгыш ясап, Татарстан Президенты билгеләп үткәнчә, Түбән Кама предприятиеләре коронавирус пандемиясе чорында зур ярдәм күрсәткән: шәхси саклану чаралары һәм антисептиклар җитештерүне оештырганнар, республика медицина учреждениеләренә ярдәм иткәннәр. «Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, безнең предприятиеләр бер генә көнгә дә туктап калмадылар. Түбән Кама нефть химиясе, ТАИФ-НК, ТАНЕКО, шиналар җитештерүе, бөтен энергетика комплексы катлаулы шартларда үз эшен дәвам итте», - диде ТР Президенты.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, икътисадый кыенлыкларга карамастан, республика билгеләнгән барлык программаларны да уңышлы гамәлгә ашырды. Әмма проблемалы моментлар да булды, аерым алганда, демография күрсәткечләренең кимүе. «Узган ел без 2003 ел дәрәҗәсенә төштек. Татарстан тормыш сыйфаты һәм дәвамлылыгы буенча лидерлар арасында иде. Әмма Covid, чикләүләр, планлы ярдәм оештыру буенча кыенлыклар тискәре нәтиҗә бирде. Без моны Түбән Кама буенча да күрәбез. Хәзер планлы ярдәм торгызыла», - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.
Президент билгеләп үткәнчә, Түбән Кама районы – республика лидерларының берсе. Республика муниципалитетлары арасында район төяп җибәрелгән продукция күләме буенча – 2 нче урында һәм тулаем төбәк продукты күләме буенча 4 нче урында тора. «Түбән Кама – ул республикада гына түгел, илдә дә иң эре сәнәгать үзәге», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Ул нефть химиясе предприятиеләренең узган елда инвестпроектларны гамәлгә ашыруын дәвам итүенә, планлы режимда яңа җайланмалар эшләтеп җибәрүенә игътибар итте: «Бу – зур инвестицияләр, безнең перспективалар. Һәр җайланма маржиналь продукция бирә».
Рөстәм Миңнеханов Түбән Кама районында уртача хезмәт хакы республика буенча уртача күрсәткечләрдән артып киткәнен билгеләп үтте. Шул ук вакытта узган ел 95 предприятие хезмәткәрләре хезмәт хакын минималь хезмәт хакыннан кимрәк алган. Бу мәсьәләләрне хәл итәргә кирәк», - дип мөрәҗәгать итте Президент район җитәкчелегенә.
Шулай ук Рөстәм Миңнеханов кадрлар мәсьәләсенә дә тукталды: «Киләчәктә безгә эшче көченең перспективалары турында уйларга кирәк. Ресурс үзәкләре булдырырга, яшьләрне чакырырга һәм югары белем бирү системасын – Түбән Кама технология университетының мәйданчыгын көчәйтергә. Бу кешеләр киләчәктә безнең энергетика, нефть химиясе, нефть эшкәртү предприятиеләрендә эшләячәк. Шуңа күрә кадрлар әзерләү өстенлекле әһәмияткә ия».
Сәламәтлек саклау өлкәсендә Рөстәм Миңнеханов иң перспективалы проект дип Түбән Кама район үзәк сырхауханәсе территориясендә кабул итү-диагностика бүлеген төзүне атады. Ул билгеләп үткәнчә, яңа объектны 2 ел эчендә төзеп бетерү планлаштырыла.
Көн тәртибендә җәмәгать транспорты хәрәкәтен оештыру мәсьәләсе кала. Түбән Камада предприятиеләрнең шәһәр пассажир һәм вахта маршрутларын берләштерү мөмкинлеге карала. «Игътибар белән карарга кирәк. Транспорт хезмәте күрсәтү кешеләрнең кәефенә бик тәэсир итә. Без бу теманы контрольдә тотарга тиеш», - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.
Шулай ук Президент мәктәпләрдә балаларны ашатуның сыйфатын тәэмин итүгә, агросәнәгать комплексын үстерүгә, гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләүгә дә игътибар итте.
«Тулаем Түбән Кама районы – зур потенциалга ия көчле төбәк. Үсеш ноктасы биредә булачак. Бу – иң перспектив территория. Нефть, нефть эшкәртү, нефть химиясе – болар барысы да безнең республика икътисады өчен беренче урында тора», - дип өстәде Рөстәм Миңнеханов.