Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Хөкүмәте рәисе Михаил Мишустин һәм Казахстан Республикасы Премьер-министры Әскәр Мамин очрашуында катнашты.
Очрашу Казан Ратушасында узды.
Исегезгә төшерәбез, Евразия икътисадый комиссиясе (ЕЭК) илләре хөкүмәтләре башлыклары Казанга Евразия хөкүмәтара советы утырышында катнашу өчен килделәр.
Очрашу барышында кайбер юнәлешләр буенча алга таба хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
Россия Хөкүмәте башлыгы Михаил Мишустин билгеләп үткәнчә, бүген яңа коронавирус инфекциясенә каршы көрәш шартларында Россия Казахстанга коронавирустан вакцина китерүне арттыру өчен кулдан килгәннең барысын да эшли.
«Без Казахстанга өстәмә вакцина китерү өчен кулдан килгәннең барысын да эшлибез. Уртак көч белән без пандемияне һәм аның икътисадый нәтиҗәләрен җиңәрбез дип ышанам», - диде Михаил Мишустин.
Ул шулай ук ике илнең бергә Караганда фармацевтика заводының «Спутник V» вакцинасы җитештерүне эшләтеп җибәрүеннән канәгать булуын белдерде.
Россия Премьер-министры Әскәр Мамин белән коронавируска каршы көрәштә киләчәк хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча фикер алышырга әзер булуын белдерде.
Шулай ук ике ил өчен дә актуаль булган башка мәсьәләләр буенча да фикер алыштылар.