Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Евразия икътисадый комиссиясе коллегиясе рәисе Михаил Мясникович белән очрашты.
Михаил Мясникович Казанга Евразия хөкүмәтара советы утырышында катнашу өчен килде.
Евразия икътисадый комиссиясенең төп максаты – ЕАЭС эшчәнлеге һәм үсеше шартларын тәэмин итү, интеграцияне алга таба үстерү буенча тәкъдимнәр эшләү.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, ЕАЭС илләре белән хезмәттәшлекне үстерү Татарстан Республикасының халыкара һәм тышкы икътисадый эшчәнлегендә өстенлекле юнәлеш булып тора. Узган ел нәтиҗәләре буенча Евразия икътисадый берлеге илләре белән товар әйләнеше 1,58 млрд. доллар тәшкил иткән, берничә эре уртак икътисадый проект гамәлгә ашырыла.
"Якындагы чит илләр белән тышкы икътисадый һәм гуманитар элемтәләр безнең эшнең өстенлекле юнәлешләренә керә. ЕАЭСның күп кенә илләре белән хезмәттәшлек турында кыска гына килешүләр генә түгел, уртак эшнең җентекле юл карталарын да имзаладык. Төбәкара дәрәҗәдә хезмәттәшлек уңышлы үсә", - диде Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Президенты ЕАЭС илләре белән энергетика, машина төзелеше, югары технологияләр, агросәнәгать комплексы, инвестицион һәм инновацион-җитештерү өлкәсендә һәм башка юнәлешләрдә үзара файдалы элемтәләрне киңәйтү перспективаларын билгеләде. Шулай ук Татарстан Евразия киңлегендә логистика инфраструктурасын үстерү проектларында актив катнаша.
ЕАЭС дәүләтләре территориясендә 337 меңгә якын татар яши. Республика югары уку йортларында ЕАЭС илләреннән 2 меңгә якын студент белем ала.
Очрашу барышында Рөстәм Миңнеханов Михаил Мясниковичка ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан медаль тапшырды.