Татарстан Республикасына Казахстан Республикасы Премьер-министры Әскәр Мамин эш сәфәренә килде. «Казан» халыкара аэропортында аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм Казан мэры Илсур Метшин каршы алды.
Казанга эш сәфәре кысаларында Әскәр Мамин Евразия хөкүмәтара советы утырышында катнашачак. Утырыш барышында Әрмәнстан, Белоруссия, Казахстан, Кыргызстан һәм Россия хөкүмәтләре башлыклары Евразия икътисадый берлеге кысаларында интеграцияне тирәнәйтүнең актуаль мәсьәләләре турында фикер алышачаклар.
Эчке базар эшчәнлеге, таможня-тарифларны җайга салу мәсьәләләренә, шулай ук космик тикшеренүләр өлкәсендә хезмәттәшлек перспективаларына аерым игътибар биреләчәк. Шулай ук Евразия икътисадый берлеге кысаларында 2025 елга кадәр сәнәгать хезмәттәшлегенең төп юнәлешләре каралачак.