Россия Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустинның Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән эшлекле очрашуы узды.
Чара Казан Ратушасында узды.
Михаил Мишустин Рөстәм Миңнехановка бу көннәрдә Казанда уза торган Евразия хөкүмәтара советы эшен оештырган өчен рәхмәт белдерде.
Үз чиратында, Рөстәм Миңнеханов Россия Хөкүмәте башлыгына федераль ярдәм чаралары өчен рәхмәт белдерде.
Рөстәм Миңнеханов республикада эпидемиологик хәл турында сөйләде. Бүген көн саен яңа коронавирус йогышы белән уртача 35-38 авыру очрагы теркәлә, диде ул, вәзгыять тотрыклы. Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, хәзер вакцинация – өстенлекле. «293 мең вакцина комплекты алынды, 234 мең татарстанлы прививка ясатты. Көн саен 5 меңнән артык кеше вакциналаштырыла. Без бу санны арттыру өстендә эшлибез", - дип билгеләп үтте Татарстан Президенты.
Федераль Хөкүмәткә кабул ителгән карарлар өчен рәхмәт белдерәбез, вакцина җитәрлек күләмдә бар.
Рөстәм Миңнеханов шулай ук искә төшергәнчә, төбәктә 100 көн эчендә Республика йогышлы авырулар хастаханәсе корпусы төзелгән.
Икътисад турында сөйләгәндә, Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, 1 кварталда төп күрсәткечләр – эшкәртү сәнәгате, нефть химиясе комплексы, машина төзелеше һәм башкалар буенча шулай ук тотрыклы. Республикада барлык социаль түләүләр дә тулы күләмдә башкарыла. Барлык илкүләм проектлар да планлы тәртиптә тормышка ашырыла.
Эре инвестицион проектларга килгәндә, ТАНЕКО комплексында, «Түбән Кама нефть химиясе» ГАҖнең этилен комплексында эш бара, Иннополиста, шулай ук «Алабуга» махсус икътисадый зонасында проектлар гамәлгә ашырыла.
2021 елда төп капиталга инвестицияләр 605 млрд. сум тәшкил итте, һәм Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, агымдагы елда да күләмнәр ким булмаячак.
Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, төбәктә хезмәт базары тотрыкланган. Эшсезлек 1,6 процент тәшкил итә. Аның сүзләренә караганда, коронавирус пандемиясе аркасында эшсезләр саны арткан, әмма хәзер вәзгыять төзәтелгән диярлек һәм эшсезлек 1,6% тәшкил итә. "Бу бик яхшы күрсәткеч", - дип бәяләде Михаил Мишустин.
Рөстәм Миңнеханов сүзләренә караганда, республиканың агросәнәгать комплексында хәл түбәндәгечә: уҗымнарны тукландыру төгәлләнде, якынча 5-6 процентны яңадан чәчәргә кирәк булачак, ул шулай ук узган ел уңышлы булды, дип искәртте.
"Сез төбәкнең һәм бөтен илнең социаль-икътисадый үсеше белән актив шөгыльләнәсез, чөнки РФ Дәүләт Советының "Төзелеш, ТКХ, шәһәр мохите» юнәлеше буенча эшче төркемен җитәклисез", - диде Михаил Мишустин, Рөстәм Миңнехановка мөрәҗәгать итеп. - Якын арада социаль-икътисадый үсеш буенча инициативаларны тәкъдим итү өчен Дәүләт Советы белән барлык планнарны карыйбыз".
Рөстәм Миңнеханов шулай ук билгеләп үткәнчә, ул җитәкләгән РФ Дәүләт Советының эш төркеме милли максатларны гамәлгә ашыруда актив катнаша, һәм бу бик дөрес һәм нәтиҗәле конструкция, максатлар бик амбициоз куела, дип ассызыклады ул.
Михаил Мишустин күптән түгел Россия Президенты Владимир Путинның Хөкүмәтнең Координация үзәгендә булуын һәм бүгенге көндә эшләнгән һәм илнең киләсе социаль-икътисадый үсеше өчен нигез булып торган технологияләр белән танышуын искә төшерде. "Бүгенге көндә социаль-икътисадый үсешнең катализаторлары булган идеяләр, уйлар, илкүләм проектлар, аларны кешеләр хуплавы яхшы", - дип ассызыклады Михаил Мишустин.