Бүген Татарстанга эш сәфәре кысаларында Беларусь Республикасы Премьер-министры Роман Головченко «Алабуга» махсус икътисадый зонасында булды.
Беларусь Республикасы Премьер-министрын Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов озата йөрде.
Роман Головченко «МТЗ-Татарстан Сәүдә-җитештерү компаниясе» ҖЧҖ эшчәнлеге белән танышты. «МТЗ-Татарстан» ТПК» ҖЧҖ эшчәнлегенең төп төре – авыл хуҗалыгы һәм урман хуҗалыгы машиналары, җайланмалар һәм инструментларны күпләп сату. Моннан тыш, компания тракторлар һәм аларга запас частьләр сата, «Беларусь» маркалы тракторлар базасында авыл хуҗалыгы техникасын җитештерә һәм сата.
Хәзерге вакытта «ТПК МТЗ-Татарстан» ҖЧҖ «Беларусь» маркалы «Росагролизинг» АҖнә техника китерүнең бердәм операторы булып тора.
Газ-мотор тармагы үсешен исәпкә алып, компания шулай ук газ заправкасы станциясен төзү мәсьәләсен дә карый.
Роман Головченко һәм Рөстәм Миңнеханов шулай ук «Август-Алабуга» компаниясе производстволарын карадылар. Предприятие «Алабуга» МИЗ территориясендә 2019 елның июнендә ачылган. «Август-Алабуга» эре тоннажлы чыгару пестицидларының сыек препарат рәвешләрен җитештерә. Бу фармацевтика һәм косметика чаралары җитештерү буенча шундый ук «чиста» җитештерү.
Җитештерү мәйданнарын карау барышында аңлатмаларны «Алабуга» МИЗ генераль директоры Тимур Шаһивәлиев, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов бирделәр.
Аннары эшлекле очрашуда Рөстәм Миңнеханов һәм Роман Головченко хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алыштылар. 2020 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан һәм Беларусь Республикасының тышкы сәүдә әйләнеше 870,4 млн. доллар тәшкил итә.
«Беларусь соңгы еллар дәвамында тотрыклы рәвештә республиканың тышкы сәүдә лидер партнерлары арасына керә. Хезмәттәшлек өчен мөмкинлекләр күп, беренче чиратта, икътисад өлкәсендә. Бу процесска динамиканы арттырырга һәм хезмәттәшлекне көчәйтергә кирәк», - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов, Беларусь Республикасы Премьер-министрына мөрәҗәгать итеп.
Рөстәм Миңнеханов шулай ук Татарстан белән Беларусь Республикасы арасында хезмәттәшлек турында Килешү гамәлдә булуын, шулай ук әлеге Килешүне гамәлгә ашыру буенча чаралар планы эшләнүен, эшче төркем булуын искәртте.
Белоруссия-Татарстан хезмәттәшлегенең төп юнәлеше – нефть химиясе комплексы предприятиеләре арасында кооперация элемтәләрен үстерү, алар өлешенә Беларусь белән Татарстан арасында өчтән икедән артык товар әйләнеше туры килә.
Импорт күзлегеннән караганда, Татарстан – Беларусь Республикасына нефть химиясе чималын (синтетик каучук, этилен полимерлары, моноэтиленгликоль һ.б.) төп китерүче.
Беларусь Республикасы территориясендә «Татнефть» ГАҖнең 18 АЗСы эшли. Беларусь Республикасында «КАМАЗ» ГАҖнең автомобильләр һәм запас частьләр сату буенча 4 дилеры эшли.
«Безнең мөнәсәбәтләрне саклау һәм ныгыту – иң төп бурычларның берсе», - диде Рөстәм Миңнеханов, Беларусь Премьер-министрына мөрәҗәгать итеп.
Рөстәм Миңнеханов шулай ук Роман Головченкога «ТАССР төзелүгә 100 ел» медален тапшырды.
Үз чиратында, Роман Головченко «Алабуга» махсус икътисадый зонасы эшчәнлеге белән танышу мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерде. Татарстан – Беларусь Республикасының мөһим сәүдә партнеры, диде ул, без һәрвакыт сезнең республика үсешен кызыксынып күзәтәбез.
«Алабуга» МИЗның административ-эшлекле үзәгендә киңәйтелгән форматта киңәшмә узды, анда Татарстан белән Беларусь Республикасының төрле юнәлешләрдә алга таба хезмәттәшлеге мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
Беларусь Республикасы Премьер-министры Роман Головченко һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның эшлекле очрашуы нәтиҗәләре буенча килешүләр беркетмәсенә кул куелды. Документ Беларусь Республикасы һәм Татарстан Республикасы арасында сәүдә-икътисадый, фәнни-техник һәм гуманитар хезмәттәшлекне үстерү белән үзара кызыксынуны күздә тота.