Россия Федерациясе Хөкүмәте рәисе Михаил Мишустинның Үзбәкстан Республикасы Премьер-министры Абдулла Арипов белән очрашуында хезмәттәшлек һәм озак вакытлы мөнәсәбәтләрне ныгыту мәсьәләләре буенча фикер алышты.
Очрашу Казан Ратушасында узды, анда бу көннәрдә Евразия хөкүмәтара советы утырышы уза.
Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Үзбәкстан Премьер-министры Абдулла Арипов Россия хезмәттәше Михаил Мишустин белән очрашуда белдергәнчә, Үзбәкстан Россиядән коронавируска вакцина китерү күләмен арттыру белән кызыксына, шулай ук республикада вакцина җитештерү мөмкинлеген карауны сорый.
Ул билгеләп үткәнчә, Үзбәкстанда Спутинк V тарафыннан вакцинация уңышлы башланды.
"Без сезнең күләмне арттыруны сорар идек, без контрактны арттырырга әзер һәм Үзбәкстанда вакцина җитештерүне башлап җибәрү мөмкинлеге булса, шат булыр идек", - диде Абдулла Арипов.