Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Хөкүмәте рәисе Михаил Мишустинның Таҗикстан Республикасы Премьер-министры Каһир Рәсүлзадә белән эшлекле очрашуында катнашты.
Очрашу Казан Ратушасында узды.
Сүз хезмәттәшлек мәсьәләләре турында барды. Аерым алганда, яңа коронавирус инфекциясенә каршы көрәштә бөтен дөньяның көчләре турында фикер алышканда, Таҗикстан Премьер-министры Каһир Рәсүлзадә Россия коллегасы Михаил Мишустинга Таҗикстанны Россия вакциналары белән тәэмин итүдә ярдәм сорап мөрәҗәгать итте.
«Без Россия дусларыбызның вакциналар җитештерүдәге уңышларына чын күңелдән шат. Россиянең барлык өч вакцинасы да үзләренең югары нәтиҗәлелеген күрсәтте, әмма без бу теманы политизацияләргә омтылышларны күзәтәбез», - диде Рәсүлзадә . Аның сүзләренә караганда, Россия вакцинасына карата намуссыз көндәшлек кулланыла.
Шулай ук Таҗикстан Хөкүмәте башлыгы билгеләп үткәнчә, аның илендә халыкны массакүләм иммунизацияләү март азагыннан Британия-Һиндстан җитештерүендә AstraZeneca препаратын кулланып башланган. Рәсүлзадә аңлатып үткәнчә, республика бу даруны «Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы линиясе буенча» алган.
«Шуның белән бергә Таҗикстан халкының Россия вакциналарына күбрәк ышануын яшермим. Агымдагы елның февралендә мин сезгә Таҗикстанга Россия вакциналарының билгеле бер партиясен бирү мөмкинлеген карау үтенече белән рәсми мөрәҗәгать җибәрдем», - дип искәртте Рәсүлзадә.
«Быел сентябрьдә ШОС (Шанхай хезмәттәшлек оешмасы) 20 еллыгы, Таҗикстан бу саммитта рәислек итә, һәм без моңа кадәр халыкның күп өлешен провакцияләргә теләр идек», — дип йомгаклады Таҗикстан премьер-министры.
Тулырак мәгълүмат - https://tj.sputniknews.ru/20210429/rasulzoda-mishustin-tajikistan-russia-vaktsina-koronavirus-1039146589.html