Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Таҗикстан Республикасы Премьер-министры Кохир Расулзода белән очрашты. Очрашу Казан Кремлендә узды.
Исегезгә төшерәбез, Кохир Расулзода Казанга Евразия хөкүмәтара советы чараларында катнашу өчен килде.
Рөстәм Миңнеханов ике яклы хезмәттәшлекне активлаштыру кирәклеген билгеләп үтте. «Моның өчен бик күп мөмкинлекләр бар, ә ниятләр реаль кызыксыну белән ныгытылган», - дип ассызыклады ул.
Татарстан Республикасы Президенты билгеләп үткәнчә, товар әйләнеше зур булмаса да (20,5 млн доллар), Татарстанның Таҗикстанда эшләргә теләге зур. Аерым алганда, «КАМАЗ» һәм «Татнефть» компанияләре моңа карата кызыксыну белдерә. Эшлекле һәм гуманитар элемтәләрне ныгытуга Казан белән Дүшәнбе арасында турыдан-туры авиаэлемтә ярдәм итәчәк, аны якын арада эшләтеп җибәрү планлаштырыла.
"Сәүдә-икътисадый өлкәдә хезмәттәшлекне активлаштырырга кирәк. Хезмәттәшлекнең өстенлекле юнәлешләре арасында машина төзелеше, авыл хуҗалыгы, сәламәтлек саклау, биотехнологияләр, мәгълүматлаштыру да бар. Без шулай ук Таҗикстанга Татарстан предприятиеләре продукциясен китерү белән кызыксынабыз", - диде Татарстан Президенты.
Рөстәм Миңнеханов Таҗикстан Премьер-министрына «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме эшенә керткән өлеше өчен рәхмәт белдерде. 2014 елдан башлап төркемне Татарстан Президенты җитәкли.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, хезмәттәшлекнең мөһим юнәлешләренең берсе – мәгариф. Республика югары уку йортларында Таҗикстаннан 896 студент белем ала. Аларның саны артуга шат булачакбыз", - дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов Кохирына Расулзодагә.
Татарстан Республикасы Президенты Таҗикстан җитәкчелегенә ил территориясендә татар җәмәгатьчелегенә ярдәм итүләре өчен аерым рәхмәт белдерде. Бүген анда 17 меңгә якын татар яши.
Үзенең җавап сүзендә Кохир Расулзода Таҗикстан белән Татарстанның агросәнәгать комплексы, энергетика, җиңел һәм авыр сәнәгать, шулай ук мәдәни-гуманитар өлкәдә үзара файдалы хезмәттәшлек перспективаларын югары бәяләде. «Узган ел пандемия үз төзәтмәләрен кертте, бик авыр булды. Без уртак планнарыбызның барысына да уңай бәя бирергә әзер», - дип ассызыклады ул.