Татарстан Үзбәкстан белән хезмәттәшлекне киңәйтергә тели. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстан Республикасы Премьер-министры Абдулла Арипов белән очрашуда хәбәр итте. Очрашу Казан Кремлендә узды.
Абдулла Арипов Казанга Евразия хөкүмәтара советы утырышында катнашу өчен килде (29-30 апрель).
Очрашу барышында Рөстәм Миңнеханов һәм Абдулла Арипов сәүдә-икътисадый элемтәләрне үстерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар, аерым алганда, товарлар һәм хезмәт күрсәтүләрне үзара тәэмин итү күләмнәрен һәм номенклатурасын арттыру, уртак икътисадый проектларны гамәлгә ашыру турында фикер алыштылар.
Шулай ук очрашуда катнашучылар Үзбәкстан гражданнарының хезмәт миграциясе темасын да кузгаттылар. «Узган ел хезмәт ресурсларын чикләү аркасында без бик нык атртта калдык дип саныйм. Хәзер иң сезон, һәм без аларга мохтаҗ. Бу бигрәк тә төзелеш тармагы өчен актуаль», - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов. Ул белгечләрне, шул исәптән ресурс үзәкләре базасында, һөнәри әзерләү мәсьәләсен карарга тәкъдим итте.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, коронавирус пандемиясе һәм аннан соң килгән авырлыклар Татарстан һәм Үзбәкстан товар әйләнешендә чагылды. 2020 елда үзара сәүдә күләме 20% ка диярлек кимеде һәм $ 156 млн тәшкил итте, күрсәткечләрне торгызу һәм арттыру өчен делегацияләр алмашу, бер-береңнең мөмкинлекләрен өйрәнү, үзара тәэмин итүне киңәйтү мөһим", - диде Татарстан Республикасы Президенты.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Россия һәм Үзбәкстан җитәкчеләре төбәкара дәрәҗәдә хезмәттәшлекне үстерүгә зур игътибар бирәләр. "Безнең хезмәттәшлегебезне һәрьяклап ныгыту өчен бөтен мөмкинлекләребез дә бар", - дип билгеләп үтте Татарстан Президенты.
Рөстәм Миңнеханов Татарстан белән Үзбәкстан арасындагы партнерлык багланышларының мөһим юнәлешләреннән берсе – гуманитар хезмәттәшлек, дип игътибар итте. Мәгариф, фән, мәдәният, туризм, спорт өлкәсендә элемтәләр үсә.
Абдулла Арипов, үз чиратында, Үзбәкстан-Россия стратегик партнерлыгы һәм хезмәттәшлек дәрәҗәсен Үзбәкстан югары бәяли, дип билгеләп үтте. «Ике яклы мөнәсәбәтләрдә Татарстан Республикасы белән хезмәттәшлекне үстерүгә зур игътибар бирелә. Без Россиянең төп төбәкләреннән берсе булган Татарстан казанышларына шат», - дип билгеләп үтте Үзбәкстан Премьер-министры.