Казанга Евразия хөкүмәтара советы утырышында катнашу өчен Төрекмәнстан вице-премьеры килде

29.04.2021

Татарстанга Төрекмәнстан Премьер-министры урынбасары Сердар Бердымухамедов килде.

Кунакны “Казан” халыкара аэропортында ТР Премьер-министры Алексей Песошин каршы алды.

Сердар Бердымухамедов 29-30 апрельдә Татарстан башкаласында узучы Евразия хөкүмәтара советының чираттагы утырышында катнашачак.

 


ТР Президенты матбугат хезмәте, Булат Низамиев.