Рөстәм Миңнеханов Россия Хөкүмәте рәисе Михаил Мишустин һәм Кыргызстан Республикасы Премьер-министры Улукбек Марипов очрашуында катнашты

29.04.2021

Россия Хөкүмәте рәисе Михаил Мишустин һәм Кыргызстан Республикасы Премьер-министры Улукбәк Марипов Казанда узган очрашуда ике яклы хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

Чара Казан Ратушасында узды. Очрашуда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Исегезгә төшерәбез, бу көннәрдә Казанда (Татарстан Республикасы) Евразия хөкүмәтара советы утырышы уза.

Кыргызстан Республикасы Хөкүмәте башлыгы Улукбәк Марипов билгеләп үткәнчә, Кыргызстан Республикасы Президенты Садыйр Җапаровның Россия Федерациясенә беренче чит ил визиты стратегик партнерлыкның традицион югары динамикасына яңа импульс бирде.

"Грант нигезендә «COVID-19» дан Россия вакцинасының беренче партиясен биргән өчен Россия ягына рәхмәт белдерәсем килә. 2021 елның 1 апреленнән безнең ил рәсми рәвештә "COVIDсыз сәяхәт" системасына кушылды", - диде Улукбек Марипов.

COVID-19 пандемиясе Россия Федерациясендә һәм Кыргызстан Республикасында кара-каршы Россия Федерациясе һәм Кыргызстан Республикасы елы кысаларында планлаштырылган чараларны гамәлгә ашыруга билгеле бер төзәтмәләр кертүен исәпкә алып, Кыргызстан Республикасы Премьер-министры Улукбәк Марипов Россия Федерациясе Хөкүмәте рәисе Михаил Мишустинны 2021 елның көзендә - Бишкәк шәһәрендә узачак кара-каршы елны ябу тантанасында катнашырга чакырды.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина. ММЧ материаллары буенча