Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Юстиция министры Константин Чуйченко белән очрашты.
Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.
Федераль ведомствоның төбәк хакимияте белән хезмәттәшлеге мәсьәләләре каралды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы хокук саклау органнары белән чираттагы координацион киңәшмә уздырды.
Киңәшмәдә төбәкнең уку йортларында куркынычсызлыкны тәэмин итү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Рәсми Татарстан сайтында экспертлар катнашында “Кайгы килгәндә туганнарга һәм дусларга ничек ярдәм итәргә (әти-әниләр өчен киңәшләр)” темасына темасына туры трансляция оештырыла.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман-Бекмамбетова 2021 елда «Безнең ишегалды» республика программасын гамәлгә ашыру турында хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Татарстан Республикасында быел 42 фельдшер-акушерлык пункты (ФАП), 4 табиб амбулаториясе, 1 гомуми практика табибы офисы төзелергә тиеш. Әлеге программа буенча эшләр башлангыч этапта. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Пермь краена эш сәфәре кысаларында Барда районының Барда авылында булды, анда ул татар иҗтимагый оешмалары активы белән очрашты. Очрашуда шулай ук Пермь крае губернаторы Дмитрий Махонин да катнашты.
Очрашу башланыр алдыннан Рөстәм Миңнеханов һәм Дмитрий Махонин Габдулла Тукай бюстына чәчәкләр салдылар.
Пермьгә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кама яр буен карап чыкты һәм аны реконструкцияләү барышы белән танышты. Рөстәм Миңнехановны Пермь крае губернаторы Дмитрий Махонин озата йөрде.
Пермь крае – Татарстанның әйдәүче сәүдә-икътисадый партнерларыннан берсе. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Пермь крае губернаторы Дмитрий Махонин белән очрашуда хәбәр итте. Очрашу Татарстан Республикасы Президентының Пермьгә эш сәфәре кысаларында узды.
Бүген ТР Премьер-министры Алексей Песошин КНИТУ-КАИ гыйльми советы утырышында катнашты.
Искә төшерәбез, Алексей Песошин – югары уку йортының Попечительлек советы рәисе.
Утырыш кысаларында коллективка ректор вазисын башкаручы Тимур Алибаев тәкъдим ителде.
Пермьгә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Пермь фәнни-җитештерү приборлар төзү компаниясе» ГАҖ эше белән танышты. Аны Пермь крае губернаторы Дмитрий Махонин озата йөрде.