Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин торак төзелеше һәм социаль билгеләнештәге объектлар төзелеше буенча республика программаларын гамәлгә ашыруның барышы турында хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.
Илкүләм проектлар өлешендә Министрлык тарафыннан 95 объект һәм 4 мең квадрат метрга якын авария хәлендәге торак фондының гомуми суммасы 10 млрд. сумнан артып киткән, бүгенге көндә алар буенча уртача үтәлеш 55% тәшкил итә.
«Торак» федераль проекты буенча 1,5 мең урынга исәпләнгән мәктәп төзелгән. Хәзерге вакытта белем бирү учреждениесе барлык кирәкле җиһазлар белән комплектлана.
16 балалар бакчасы «Торак» һәм «Хатын-кызлар мәшгульлегенә ярдәм» федераль проектлары кысаларында төзелә. Объектларда эшләр башкару 54%тан артып китә. Чаллы шәһәрендәге бер объектта эшләр тәмамланган инде.
Стационар төзү программасы буенча быел Чистай үзәк район хастаханәсе бинасы тапшырыла. Әлеге объектта эшләр 63%ка башкарылган. Моннан тыш, беренчел медицина звеносын камилләштерү республика программасы кысаларында 42 фельдшер-акушерлык пункты, бер гомуми практика табибы офисы һәм 4 табиб амбулаториясе төзелергә тиеш.
Республика программасы кысаларында 15 объектны файдалануга тапшыру планлаштырылган. Алар арасында –блоклы модульле 2 чаңгы базасы (Чүпрәле районында объектта эшләрне тәмамларга калган, 80%ка үтәлгән), 9 универсаль спорт мәйданчыгы (эшләр күләме 65%ка башкарылган), каркас-тент түбәсе һәм административ бинасы булган 4 ябык футбол манежы (башкарылган эшләр күләме 22%ка җитә).
1 июльгә Кукмара шәһәрендә «Спорт – тормыш нормасы» федераль проекты буенча төзелә торган спорт залы тапшырылырга тиеш. Объектта төзелеш-монтаж эшләре – 95%ка башкарылган.
Җәмәгать киңлекләрен төзекләндерү буенча эшләр «Уңайлы шәһәр тирәлеген формалаштыру» федераль проекты кысаларында тормышка ашырыла. Аңа быел 49 иҗтимагый киңлек объекты, 8 территория – Кече шәһәрләр конкурсында җиңүчеләр (барлык эшләр дә алып барыла) һәм 13 иҗтимагый киңлек кертелгән, алар республика акчалары хисабына яңартылачак.
«Торак» федераль проекты буенча Казан шәһәрендә «Светлая долина» торак комплексы объектында чистарту корылмаларын реконструкцияләү һәм «Җәй» торак комплексында су белән тәэмин итү челтәрләрен төзү эшләре башланган.
«Иделне савыктыру» федераль проекты кысаларында берничә масштаблы чара гамәлгә ашырыла. Казан биологик чистарту корылмаларын реконструкцияләүнең беренче этабында актив эш алып барыла. Кощаково авылында биологик чистарту корылмалары төзелешендә подрядчылар финишка чыккан – объектта башкарылган эшләр күләме 95% тәшкил итә.
«Чиста су» федераль проекты кысаларында Зеленодольск районының Васильево бистәсендә су әзерләү станциясе төзеләчәк. Төзелеш-монтаж эшләре 45%ка ябылган.
Сыер абзарлары һәм сарык фермалары төзү республика программасы буенча планлаштырылган 7 объектның берсе төгәлләнгән. Тагын өчесендә эшләр бара.
Силос-сенаж траншеяларын төзү программасы кысаларында 23 объект төзелә, 16 объект әзер. Программага барлыгы 67 объект кертелгән. Күләме 47%ка башкарылган.
Авыл җирлекләре башкарма комитетлары (Советлары) биналарын (урыннарын) төзүнең республика программасы кысаларында эшләр 69%ка башкарылган. Барлыгы 13 объектны тапшырырга кирәк, шуларның 12се төзелә һәм берсе тәмамланган.
16 объект халыкка комплекслы хезмәт күрсәтү буенча блок-модульле пунктлар төзү программасы паспортында каралган. Эшләр аларның 11ендә бара.
Агымдагы датага торак буенча план 48,5%ка үтәлгән. 1 млн. 294 мең квадрат метр торак төзелгән, бу узган ел дәрәҗәсенә туры килә.
Максималь үтәлеш (73,7%) индивидуаль торак төзелеше кысаларында ирешелгән: еллык план буенча 8 мең 330 йортка 6 мең 144 йорт тапшырылган.
Социаль ипотека программасы буенча 280 мең квадрат метрлык 161 күп фатирлы йортны тапшырырга кирәк, шуларның 99 мең квадраты – бу 80 йорт. Тагын 41 йорт файдалануга тапшыру дәрәҗәсенә якын.
Коммерция төзелешенә торак төзелеше буенча еллык планның якынча яртысы туры килә: 1 млн 265 мең кв. метр яки 164 күп фатирлы йорт. 99 төзелә торган йортның әзерлек дәрәҗәсе турында мәгълүмат: 50 йорт әзер диярлек, 32 йорт уртача әзер (30% -70%), өчтән бер өлеше әзер (30%ка кадәр).
Аерым категория гражданнарны торак белән тәэмин итү программасында быел 741 гаилә катнаша. Гадәттәгечә, ятим балалар – 4 категориядән иң күп санлысы. Аларга 636 торак бинасы бүлеп бирү планлаштырыла. 17 муниципаль берәмлектә 211 торак бина сатып алу өчен Дәүләт торак фонды белән дәүләт контрактлары төзелгән инде.
«Яшь гаилә» категориясендә быел 49 алучы бар. Аларга субсидияләр түләү өчен акча (60 миллион сум тирәсе) муниципалитетларга тулысынча күчерелгән.
Биш һәм аннан да күбрәк балалы 28 гаилә торак алырга тиеш.
Мәҗбүри күченүчеләр, чернобыльчеләр һәм Ерак Төньяктан күченүчеләр категорияләре вәкилләренә 4 сертификат бирелгән, шуларның икесе инде гамәлгә ашырылган. Быел шундый 9 кеше бар.
Дәүләт төзелеш күзәтчелеге ел башыннан объектларга 774 тапкыр чыккан. Тикшерү нәтиҗәләре буенча чыгарылган 72 карарның гомуми суммасы 4 млн 545 мең сум тәшкил иткән.
Үзлегеннән җайга салынучы оешмалар үз көчләре белән 947 тикшерү үткәргән.
Дәүләт программалары кысаларында төзелүче объектларны контрольдә тотучы ТР ТТИИ ел башыннан 513 тикшерү үткәргән.