Яңалыклар

19.02.2021

Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының йомгаклау коллегиясе онлайн трансляцияләнәчәк. Чара шимбә көнне, 2021 елның 20 февралендә узачак.

Коллегиянең төп темасы –  «2020 елда Татарстан Республикасы сәнәгатен һәм кулланучылар базарын үстерү йомгаклары, 2021 елга бурычлар, икътисад үсеше резервлары».

19.02.2021

Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Юрий Борисов Татарстанга эш сәфәренә килде. «Бигеш» халыкара аэропортында аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов каршы алды.

19.02.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 2020 ел йомгаклары буенча Түбән Кама муниципаль районы Советының йомгаклау утырышында катнашты.

19.02.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Түбән Кама муниципаль районына эш сәфәре кысаларында Түбән Кама муниципаль районының социаль-икътисадый үсеше мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды.

19.02.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Түбән Кама муниципаль районына барды. Визит барышында ул күп профильле район үзәк хастаханәсендә булды, анда узган ел 3 нче дәвалау корпусына капиталь ремонт ясауның беренче этабы тәмамланган иде.

18.02.2021

Татарстанда өченче ел рәттән чит илләргә азык-төлек чыгару арта бара. 2020 ел нәтиҗәләре буенча республика чит илләргә 273 млн долларга азык-төлек чыгарган.  

Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков хәбәр итте.

18.02.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 2020 елгдагы эш йомгаклары буенча Татарстан Республикасы Судьялары киңәшмәсендә катнашты.

Киңәшмә башланганчы Рөстәм Миңнеханов Казан шәһәренең Совет район судының яңа бинасын карады. Бина Патрис Лумумба урамында кыска вакыт эчендә төзелгән.

Рөстәм Миңнеханов суд утырышлары залларын, судьялар кабинетларын һәм яңа бинаның башка бүлмәләрен карады.

18.02.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов VI чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының унтугызынчы утырышында катнашты. Утырышны ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин алып барды.

18.02.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Союзмультфильм» киностудиясе идарәсе рәисе Юлиана Слащева белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.

Очрашу барышында яклар уртак проектларны гамәлгә ашыру турында фикер алыштылар.

17.02.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясендә Татарстан Республикасының Тулы вәкаләтле вәкиллеге каршындагы Медиаклубның чираттагы утырышында катнашты.

Чара Мәскәүдә узды ("Brent City» бизнес-үзәгендә). Утырышның онлайн трансляциясе Рәсми Татарстан сайтында оештырылган иде.

Битләр: << 601 602 603 604 605 ( 606 ) 607 608 609 610 >>