Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Арбитраж судының элеккеге Рәисе, Россия һәм Татарстанның Атказанган юристы Рәшит Сәлахов белән хушлашу чарасында булды. Чара ТР Арбитраж суды бинасында узды.
Рөстәм Миңнеханов чәчәкләр салды, шулай ук Рәшит Сәлаховның туганнары һәм якыннары белән сөйләште.
15 февральдә илебез Ватаннан читтә хезмәт бурычын үтәгән россиялеләрне искә алу көнен билгеләп үтә.
Бу көнне без Ватаныбыздан читтә төрле елларда хезмәт бурычы буенча хәрби конфликтларны җайга салуда катнашкан барлык гражданнарга хөрмәт күрсәтәбез.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия һәм Татарстанның Атказанган юристы Рәшит Ислам улы Сәлахов вафаты уңаеннан Татарстан Республикасы Арбитраж суды рәисе Максим Боровковка кайгы уртаклашу телеграммасы җибәрде.
Җирләү урыннары урнашкан җир кишәрлекләрен рәсмиләштерү эшенең барышы турында Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин хәбәр итте. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
Бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин торак-коммуналь комплекс оешмаларының ягулык-энергетика ресурслары өчен бурычлары һәм җылы бирү чоры барышы турында хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Татарстанда Covid-19авыруының яңа очраклары арту темпы 0,4%ка кадәр кимегән. Ил күләмендә республика шулай ук уңай позицияләрнең берсен били. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә хәбәр итте.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин “РИТЭК” ҖЧҖ генераль директоры Ренат Нургалиев белән очрашты.
Очрашу ТР Министрлар Кабинетында узды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутаты Алексей Лященко белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.
Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Икътисадый үсеш һәм интеграция буенча Хөкүмәт комиссиясенең эшче төркеме утырышында хәбәр итте.
Киңәшмә Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, анда Федераль экологик, технологик һәм атом күзәтчелеге хезмәте җитәкчесе урынбасары Александр Демин, Россия Баш дәүләт экспертизасының Идел буе филиалы вәкилләре, министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында кече нефть компанияләре җитәкчеләре белән киңәшмә уздырды.
Киңәшмә Татарстан Республикасы кече нефть компанияләренең 2020 елда эшчәнлек нәтиҗәләренә һәм 2021 елга бурычларына багышланды һәм видеоконференцэлемтә режимында узды.
Видеоэлемтә аша киңәшмәдә Экологик, технологик һәм атом күзәтчелеге федераль хезмәте җитәкчесе урынбасары Александр Трембицкий да катнашты.