Алексей Песошин “КАМАЗ” ГАҖ дә рамнар җитештерүне эшләтеп җибәрүдә катнашты

25.06.2021

Бүген ТР Премьер-министры Алексей Песошин “КАМАЗ” ГАҖ дә рамнар җитештерүне эшләтеп җибәрүдә катнашты.

Бу чара Чаллы шәһәрендә узды.

Чарада “Ростех” генераль директоры, КАМАЗ директорлар советы рәисе Сергей Чемезов, РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина, автогигант генераль директоры Сергей Когогин һәм Директорлар советы әгъзалары катнашты.

Чара барышында “КАМАЗ” ның хезмәт коллективын бүләкләделәр. Алексей Песошин һәм Сергей Чемезов камазлыларга Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды.

“Рам ясый торган яңа заводны эшләтеп җибәрү - автомобиль җитештерүчесе өчен яңа технологик дәрәҗәгә күчү. Ул дөньякүләм җитештерүчеләр белән көндәшлек өчен К5 буыны «КАМАЗ» автомобильләре иң яхшы узеллар, агрегатлар һәм комплектлау җайланмалары белән җиһазландырылырга тиеш”, - дип белдерде Сергей Когогин.

Яңа производство “КАМАЗ” пресс-рам заводын модернизацияләү проекты кысаларында булдырылган. Ул өч төп линияне үз эченә ала: лонжероннар ясау буенча автоматик линия, лонжероннарны һәм рам детальләрен буяу линиясе, рамнар җыю конвейеры. Проектны гамәлгә ашыру 2017 елда башланган һәм 2021 елның икенче кварталына кадәр дәвам иткән.

2021 ел ахырына кадәр К5 буыны автомобильләре өчен рамнар җитештерү үзләштереләчәк. Җитештерүнең егәрлеге – елына 65000 рам. Рамнарның озынлыгы – 5500 дән 14000 мм га кадәр. Җитештерү мәйданы – 16200 кв.м.


“КАМАЗ” ГАҖ материаллары буенча.