Куркыныч агрометеорологик шартлар чорында республика хуҗалыкларында чәчүлекләрне саклау һәм тукландыру эшләрен көчәйтте. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.
Министр хәбәр иткәнчә, бүгенге көндә 26 муниципаль районны корылык колачлый, туфрак корылыгы - 6 районда, атмосфера корылыгы – 2 районда. Бу пәнҗешәмбе көнне авыл хуҗалыгы формированиеләрендә килеп туган хәл буенча районнар һәм ведомствога караган структуралар белән киңәшмә узды. Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча авыл хуҗалыгы формированиеләре һәм авыл җирлекләре киселешендә районнардан терлек азыгы балансын кабул итү оештырылды.
Аграрийлар терлек азыгы әзерләүне дәвам итәләр. Бүгенге көнгә 181 мең тонна печән (ихтыяҗның 57%ы), 870 мең тонна сенаж (37%ы) әзерләнгән. Узган елдан калган терлек азыгы запасы бар, әмма аның күләме җитәрлек түгел. Республика районнарының яртысыннан артыгында коры һәм сусыл азык запасы нибары 1-2 айга җитәрлек, ә кайбер районнарда запас бөтенләй юк.
Корылык азык культураларының уңышына йогынты ясады. Узган ел белән чагыштырганда, бер гектардан 40 центнерга кимрәк терлек азыгы җыелачак. Мондый тенденция 14 муниципаль районда күзәтелә. Азык культуралары чәчүлекләренең уңдырышлылыгын саклап калу өчен кайбер хуҗалыклар сугару буенча интенсив чаралар уздыралар.
Терлек азыгы җитмәү сөт җитештерү белән шөгыльләнүче хуҗалыкларда аеруча кискен чагылыш табачак. Сөт тармагы хәзер катлаулы хәлдә. Югары энергетика һәм югары аксымлы азык бәяләренең 50%ка кадәр артуы, энергиягә бәяләр арту, ремонт һәм чит ил җиһазларына хезмәт күрсәтү бәяләренең кыйммәтләнү е, запас частьләр 30%ка арту сөт җитештерүнең үзкыйммәтен сизелерлек – 20% ка кадәр арттыруга китерде. Агымдагы елның 1 июненә 1 килограмм сөтнең үзкыйммәте узган елның шушы чорына карата 2 сум 90 тиенгә арткан һәм 22 сум 28 тиен тәшкил иткән.
"Кышкы чорга ихтыяҗны тәэмин итү өчен республикадан читтә сатып алуга планлаштырылган өстәмә чыгымнар булыр дип фаразлана. Шуңа күрә инде хәзер үк чыгымнарны оптимальләштерү буенча чаралар планын билгеләргә кирәк. Операция үзкыйммәтенең сизелерлек артуы белән беррәттән, сөткә бәяләрнең стагнациясе дә күзәтелә. Агымдагы көнгә сөткә уртача бәя – 25 сум 19 тиен, өстәвенә, узган елның шушы чорына карата 89 тиенгә артык та», - диде министр.
Сөткә бәяләрне тотрыкландыру өчен Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы эшкәртү предприятиеләре белән озак сроклы контрактлар төзү мәсьәләсен карарга тәкъдим итте.
Шулай ук соңгы айларда металл бәяләре дә югары темплар белән үсә. 2020 елга карата үсеш уртача 60%ка теркәлгән, бу авыл хуҗалыгы предприятиеләренең инвестиция эшчәнлегендә тискәре чагылыш таба. Акча җитмәү сәбәпле, төп капиталга планлаштырылган инвестицияләрнең кимүе фаразлана. Терлекчелек тармагында 29 инвестицион проектны гамәлгә ашыру өчен 30,5 мең баш савым сыерына 26,5 млрд. сум күләмендә финанс кертемнәре планлаштырылган.
Дәүләт ярдәме чаралары сөт җитештерү керемлелеген арттыруның өстәмә инструменты булып тора. Агымдагы елның гыйнвар-февраль айларында федераль бюджеттан сатылган сөтнең бер литры өчен 823 млн. сум күләмендә субсидия бүлеп бирелгән.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, агымдагы климат шартлары мелиорация комплексын үстерүне таләп итә. "Киләчәккә безнең кимчелекле урыннарыбызны билгеләргә, мелиорация өлкәсендә кайда эшли алуыбызны карарга кирәк. Башка юл юк. Дым саклау буенча эшләргә, корылыкка чыдам сортларны үстерергә һәм су сибү системасын максималь рәвештә кулланырга кирәк. Бу бик мөһим», - дип өстәде ТР Президенты.