Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 2021 елда гамәлгә ашырылырга планлаштырылган цифрлаштыру буенча өстенлекле проектларны карау буенча комиссия утырышын уздырды.
Утырыш Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды. Чарада Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Цифрлы трансформация буенча «Трансмашхолдинг» АҖ стратегик сессиясен ачуда катнашты.
Чара видеоконференция режимында һәм дә Иннополис шәһәре территориясендә узды.
Сессиядә катнашучыларга сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, «Трансмашхолдинг» АҖ президенты Андрей Бокарев мөрәҗәгать итте.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Ташкент шәһәре Хәкиме Җаһонгир Артикхоҗаев җитәкчелегендәге Үзбәкстан делегациясе белән очрашты.
Очрашу Казан Кремлендә Рөстәм Миңнехановның резиденциясендә узды.
Исегезгә төшерәбез, Үзбәкстан делегациясе Казанга эш визиты белән килде. Татарстан башкаласында кунаклар иҗтимагый киңлекләр, парк зоналары һәм скверларны булдыру һәм үстерүдә, шулай ук күп фатирлы торак йортларның ишегалды территорияләрен капиталь ремонтлауда республика тәҗрибәсе белән таныштылар.
Бүген ТР Хөкүмәте йортында 2021 елның коену сезонында сулыкларда гражданнарның иминлеген тәэмин итүгә багышланган брифинг узды.
Бүген Рәсми Татарстан сайтында экспертлар катнашында “Кайгы килгәндә туганнарга һәм дусларга ничек ярдәм итәргә (әти-әниләр өчен киңәшләр)” темасына туры эфир узды.
Очрашуның модераторлары – ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева һәм ТР Яшьләр эшләре министры урынбасары Алла Кондратьева.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе төркмән ягы белән сөйләшүләр алып барды. Очрашу Татарстан Республикасы Президентының Ашхабадка эш сәфәре кысаларында узды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Ашхабадка эш сәфәре кысаларында Төрекмәнстан Президенты Гурбангулы Бердымөхәммәдов белән очрашты.
Бүген Рәсми Татарстан сайтында экспертлар катнашында “Кайгы килгәндә туганнарга һәм дусларга ничек ярдәм итәргә (әти-әниләр өчен киңәшләр)” темасына темасына туры эфир оештырыла.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төрекмәнстанга эш сәфәренә килде.
Ашхабад халыкара аэропортында Рөстәм Миңнехановны Хөкүмәт Рәисе урынбасары Сәрдәр Бердымөхәммәдов каршы алды.
Бүген төштән соң Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Кемпф Групп» (Kempf Gruppe) компаниясе вәкилләре белән очрашты.
Очрашу барышында төзелеш өлкәсендә булган ихтимал хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алыштылар.