Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов коронавирустан вакцина ясарга теләүче татарстанлылар саны артуын билгеләп үтте. Бүген ул бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә хәбәр итте.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Covid-19гә бәйле хәл киеренке. Республикада да авырулар санының артуы күзәтелә. Президент ассызыклаганча, сәламәтлек саклау өлкәсе яңа өндәүләргә әзер: ятаклар фонды әзерләнгән, медицина учреждениеләре кирәкле дарулар белән тәэмин ителгән.
«Без авыруның ничек баруын күрәбез. Хәзер авырулар арасында яшьләр саны артты. Кызганычка каршы, авыру да үзгәрә, катлаулырак формада уза», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Ул искәрткәнчә, бүгенге көндә коронавирус инфекциясеннән яклауның ике ысулы бар: гамәлдәге эпидемиягә каршы чараларны катгый үтәү һәм вакцинация. «Бүген кешеләрнең аңы бераз үзгәрде. Тәүлегенә 10-11 мең кеше прививка ясата. Вакциналар бар, пунктлар эшли. Барлык шартлар да тудырылган", - дип өстәде ТР Президенты.