Яңалыклар

23.02.2021

23 февральдә илебез Ватанны саклаучылар көнен билгеләп үтә.

Бу намус һәм батырлык, хәрби бурычка тугрылык бәйрәме. Ул Ватанына хезмәт иткән, бүгенге көндә хәрби вахта үтүче һәм Россия Федерациясе Кораллы Көчләре сафына басарга әзерләнүче, илебездә тыныч хезмәт белән иминлек һәм тотрыклылыкка ирешүче, бөек илебезнең данын һәм куәтен ныгытучы һәркемгә тирән хөрмәт билгесе булып тора.

22.02.2021

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасында М-12 трассасын төзү мәсьәләсе турында киңәшмә уздырды

Киңәшмә Рөстәм Миңнехановның ТР Хөкүмәте Йортындагы эш кабинетында узды.

21.02.2021

БГЭ – икътисадый багланышларны үстерү өчен иң кызыклы партнерларның берсе. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов БГӘ Икътисад министры Абдалла бин Тук Әл Магарри белән очрашуда хәбәр итте. Очрашу Рөстәм Миңнехановның Абу-Дабига эш сәфәре кысаларында узды.

21.02.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Тавазун» холдингы башкарма директоры Тарек Абдул Рәхим Әл Хәсәни белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Президентының Абу-Дабига (БГӘ) эш сәфәре кысаларында узды.

21.02.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Абу-Дабида (БГӘ) ачылган IDEX 2021 халыкара кораллар һәм хәрби техника күргәзмәсенә килде.

IDEX – дөньяда иң зур корал күргәзмәләренең берсе. Һәр ике ел саен биредә заказчылар һәм хәрби корал, хәрби техника, сак һәм куркынычсызлык системалары җитештерүчеләр җыела. Гадәттәгечә, Россия Федерациясе стенды да куела. Экспозицияне оештыручы – «Рособоронэкспорт " АҖ.

21.02.2021

Кадерле татарстанлылар!

Сезне чын йөрәктән Халыкара туган тел көне белән тәбрик итәм!

Җир шарының төрле почмакларында яшәүче кешеләр үзара аралаша, укый һәм яза торган күпсанлы телләр – һәрбер халыкның һәм тулаем дөнья мәдәниятенең иң мөһим казанышы ул. Нәкъ менә туган тел, иң беренче чиратта, безнең милли үзаңыбызны билгели һәм буыннан буынга ана сөте белән күчә килгән үзенчәлекле мәдәни кодны формалаштыра.

20.02.2021

Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының йомгаклау коллегиясендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. Чара Казан моторлар төзү җитештерү берләшмәсе мәйданчыгында узды. Утырышта шулай ук РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Юрий Борисов та катнашты.

20.02.2021

Бүген Казан моторлар төзү җитештерү берләшмәсе территориясендә «Волга» яңа газ турбинасы энергетика җайланмасын төзү тәмамлануга багышланган тантаналы чара узды. Чарада Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Юрий Борисов һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

20.02.2021

2021 елда Татарстан Республикасында 2 млн. 670 мең кв. м. торак төзү планлаштырыла. Бүгенге көндә әлеге күләмнең 16,5% ы төзелгән инде. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә шулай ук ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

19.02.2021

Бүген Татарстанга РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Юрий Борисов эш сәфәренә килде.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән бергә, Россия вице-премьеры Юрий Борисов «Алабуга» МИЗда «Алабуга-Волокно» углерод җепселләре җитештерү заводы эшчәнлеге белән танышты һәм гражданнар авиатөзелешендә һәм сәнәгатьнең башка тармакларында композит материаллар импортын алмаштыру темасына киңәшмә уздырды.

Битләр: << 601 602 603 604 ( 605 ) 606 607 608 609 610 >>