Рөстәм Миңнеханов РФ Президенты каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Борис Титов белән очрашты

25.06.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Эшкуарлар хокукларын яклау буенча Россия Федерациясе Президенты каршындагы вәкаләтле вәкил Борис Титов белән очрашуында бизнеска административ басымны киметү эше, эшкуарлык өлкәсендәге законнарны камилләштерү мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Очрашу Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендәге эш кабинетында узды.

Шуны искәртик: Борис Титов Казанга эш визиты белән килде – ул «Региональ үсеш: нәтиҗәле алымнар эзләү» форумында катнаша.

Казан Кремлендә Рөстәм Миңнеханов белән очрашуда үзмәшгульлек һәм социаль эшкуарларга грант ярдәме кебек темалар буенча фикер алыштылар.

Татарстан Президенты хәбәр иткәнчә, төбәктә эшкуарлыкка ярдәм итүгә аеруча зур игътибар бирелә. Аерым алганда, пандемия чорында тармак юнәлешенә карап. эшкуарлар белән онлайн-очрашулар практикасы формалаштырылды. Мондый очрашулар мөмкин булган өстәмә ярдәм чаралары, Россия Федерациясе Хөкүмәте адресына инициативалар турында карарлар кабул итәргә ярдәм итә.

Татарстанда эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил институты эшкуарлардан меңләгән мөрәҗәгать ала, һәм мондый элемтә механизмы бизнес үсешенә комачаулаучы проблемаларны билгеләргә, аларны хәл итү буенча тәкъдимнәр әзерләргә мөмкинлек бирә.

Очрашуда Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Фәрит Габделганиев катнашты.

Борис Титов шулай ук Казан Кремленең Мактаулы кунаклары китабында язма калдырды.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина