Алексей Песошин К5 яңа буын “КАМАЗ” спорт йөк машинасын презентацияләүдә катнашты

25.06.2021

Бүген Чаллыда  “КАМАЗ” генераль дирекциясе бинасы каршындагы мәйданчыкта К5 яңа буын “КАМАЗ” спорт йөк машинасын презентацияләү узды.

Чарада “Ростех” генераль директоры, КАМАЗ директорлар советы рәисе Сергей Чемезов, ТР Премьер-министры Алексей Песошин, РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина, “КАМАЗ”  генераль директоры Сергей Когогин һәм Директорлар советы әгъзалары, “КАМАЗ-мастер” командасы җитәкчесе Владимир Чагин катнашты.

“Компания һәм „КАМАЗ-мастер“ командасының үсеш һәм хәрәкәт нәтиҗәләренең берсен бүген без монда күрәбез - бу К5 яңа буын „КАМАЗ“ спорт йөк машинасы”, - диде Сергей Когогин.

Яңа кыяфәтле спорт йөк машинасының дебюты Татарстан компаниясенең дөнья аренасында брендын тануга ышанычлы адым булырга һәм яңа модельләр чит ил сатып алучыларын якынайтырга тиеш.

Презентациядән соң автомобиль “Ефәк юлы-2021” ралли-рейды стартына Омскига юл тотачак. Машинаны “Дакар” раллиеның гамәлдәге чемпионы Дмитрий Сотников җитәкчелегендәге экипаж алып барачак.


“КАМАЗ” ГАҖ материаллары буенча.