Чаллыда “КАМАЗ” ГАҖ Директорлар советы узды

25.06.2021

Бүген Чаллыда “КАМАЗ” ГАҖ Директорлар советы узды.

Утырыш “Ростех” дәүләт корпорациясе генераль директоры Сергей Чемезов рәислегендә үтте.

Шулай ук утырышта ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

Көн тәртибендәге төп мәсьәлә - “КАМАЗ” ГАҖ Директорлар советы рәисен сайлау иде. КАМАЗ директорлар советы рәисе итеп Сергей Чемезов сайланды.

Чара кысаларында “КАМАЗ” ГАҖ оешмалар төркемнәренең 2021 елның биш ае өчен Бизнес-план үтәлеше турында мәгълүмат тыңланды һәм кабул ителде.

Өстәмә рәвештә тагын ике доклад тыңланды: “Перспективалы проектларны гамәлгә ашыру хисабына “КАМАЗ” ГАҖ бизнесын үстерү турында” һәм “Инженерлык белеме өлкәсендә “КАМАЗ” ГАҖ проектларын гамәлгә кертү турында”.


“КАМАЗ” ГАҖ материаллары буенча.