Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Цифрлы үсешкә ярдәм итү ассоциациясе утырышында катнашты.
Чара Казанда югары технологияләр өлкәсендә технопарк – ИТ-парк мәйданчыгында узды.
2022 елда беренче булган Цифрлы үсешкә ярдәм итү ассоциациясе утырышында катнашучыларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов быел цифрлаштыру елы дип игълан ителүен һәм әлеге өлкәдә берничә вакыйгаларга бай булуын искәртте. Аерым алганда, мәктәп укучылары һәм студентлар белән зур эш оештырылачак, халыкны цифрлы грамоталылыкка өйрәтү оештырылачак, шул ук вакытта өлкәннәргә аерым игътибар биреләчәк. Моннан тыш, шактый акча социаль өлкәне цифрлаштыруга - мәгарифкә, сәламәтлек саклауга һ.б.ларга юнәлтеләчәк.
Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, бу юнәлештә эш алып барыла инде. Атна саен без министрлыкларыбыз белән очрашулар уздырабыз, алар да үз цифрлаштырыулары буенча проектларны яклыйлар. Сәнәгатьтә цифрлаштыруның мөһим резервлары бар, дип ассызыклады ул.
Бүген цифрлаштыру мәсьәләләре «Татнефть» һәм «КАМАЗ» компанияләре мисалында каралды.
Аннары чараны Цифрлы үсешкә ярдәм итү ассоциациясе Советы рәисе Рифкать Миңнеханов алып барды.
Утырыш барышында «Татнефть» ГАҖ генераль директорының Цифрлы үсеш буенча урынбасары Виталий Гатауллин («Татнефть» төркемен цифрлаштыру»), «Татнефть» ГАҖ Технологик үсеш үзәгенең модельләштерү үзәге җитәкчесе Зоя Лощева («Ятмаларны проектлаштыру һәм эшкәртү»), бизнес-активның цифрлы үсеше кураторы Константин Кучукбаев («Танеко» цифрлы заводы), бизнес-секторның цифрлы үсеше кураторы Алексей Войновский («Татнефть»нең мобиль кушымталары һәм Интернет сату исәбенә ваклап сатучыларга хезмәт күрсәтү сыйфатын арттыру») нотыклар белән чыгыш ясады.
«КАМАЗ» ГАҖ цифрлы трансформация барышы турында генераль директор урынбасары Андрей Максимов сөйләде, электрон технологик процессларны формалаштыру һәм җыю производстволары белән оператив идарә итү системасын гамәлгә кертүне тәэмин итү өчен мәгълүмат системаларын интеграцияләү турында департамент директоры – цифрлы проектлау системалары баш конструкторы Алексей Пуртов «КАМАЗ» ГАҖдә җитештерү белән оператив идарә итү системасы» доклады белән мәгълүмати һәм коммуникацион технологияләр үзәге директоры Юрий Шостак чыгыш ясады, «КАМАЗның цифрлы платформасы» ҖЧҖ директоры Илдар Шәвәлиев КАМАЗ автомобильләре һәм алар нигезендә цифрлы сервислар системасы комплексын тәкъдим итте.
Утырыш ахырында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, «Татнефть» ГАҖ һәм «КАМАЗ» ГАҖ – цифрлаштыру өлкәсендә иң алдынгы предприятиеләр, һәм бу юнәлештә эш дәвам итәчәк. Безгә үзара файдалы булырга кирәк, диде ул.
Цифрлы үсешкә ярдәм итү ассоциациясе Советы рәисе Рифкать Миңнеханов шулай ук «Татнефть» һәм «КАМАЗ» компанияләренең Ассоциациянең индустриаль партнерлары булуын билгеләп үтте.