Рөстәм Миңнеханов: «Ак Барс» уенчылары Россия җыелма командасы составында 2022 елгы Олимпиадада республиканы лаеклы тәкъдим иттеләр

20.02.2022

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Ак Барс» уенчылары Дмитрий Воронковка һәм Тимур Билаловка, шулай ук ТР Хоккей федерациясе президенты, «Ак Барс» хоккей клубы президенты, «Татнефть» ГАҖ генераль директоры Наил Маһановка котлау телеграммасы юллады. Бүген Казан командасы вәкилләре Россия җыелма командасы составында Пекин Олимпиадасында көмеш медальләр яулады.

«Хөрмәтле Дмитрий һәм Тимур! Хөрмәтле Наил Өлфәт улы! Сезне, хоккей буенча Россия ир-атлар җыелмасын, барлык тренерлар штабын Пекиндагы 2022 елгы кышкы Олимпиадада көмеш медальләр яулавыгыз белән котлыйм.

Безнең команда матур уен, гадел һәм компромисссыз ярыш күрсәтте, команда кәефен һәм җиңүгә ныклы ихтыярын күрсәтте. Сабырлыгы һәм ныклыгы аркасында ул дөньяның иң көчле көндәшләрен – иң яхшы боз дружиналарын җиңеп, финалда бик яхшы нәтиҗә күрсәтә алды, илебезнең хоккей мәктәбе казанышларының «маясына» лаеклы өлеш кертте.

Татарстан җанатарларына «Ак Барс» уенчыларының Дмитрий Воронков һәм Тимур Билаловның Россия җыелма командасы составына керүе һәм әлеге дәрәҗәле турнирда республиканы лаеклы рәвештә тәкъдим итүе аеруча шатлыклы булды.

Безнең хоккейчыларга – сәламәтлек, уңышлар, спортта һәм тормышта яңа җиңүләр, ә Федерация коллективына илнең спорт потенциалын арттыру өчен алга таба нәтиҗәле эш телим».


ТР Президенты Матбугат хезмәте.