Рөстәм Миңнеханов: Төбәктә күмәк иммунитет формалашуны исәпкә алып, элек кабул ителгән чикләүләр буенча ташламалар кертелә

19.02.2022

Татарстан Республикасында берничә атна дәвамында Covid-19 авырулар саны артуны билгеләп үттеләр, авырулар саны ике тапкырга арткан. Шул ук вакытта соңгы берничә көндә тотрыклану тенденциясе күзәтелә башлаган. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә хәбәр итте.

"Тотрыклы коллектив иммунитетын формалаштыру өчен вакцинацияне икенче компонент белән тәмамларга кирәк, - диде Рөстәм Миңнеханов. - 1 млн. 908 мең 523 кеше икенче вакцина ясаткан инде. Эш штат режимында бара".

Рөстәм Миңнеханов шулай ук хәбәр иткәнчә, республикада 1803 яшүсмергә прививка ясатылган. Яшүсмерләргә вакцинация ата-аналарның язма ризалыгы белән башкарыла, дип ассызыклады ул.

Татарстан Президенты шулай ук Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы боерыгын да укып узды. 2022 елның 21 февраленнән башлап халык антитәнчекләргә тест нәтиҗәләре буенча кичерелгән авырулар буенча куар-код ала алачак (исегезгә төшерәбез, РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы коронавируска карата антитәнчекләргә тест нәтиҗәләре буенча QR-кодлар бирергә рөхсәт итте. Ведомство боерыгы хокукый мәгълүмат порталында урнаштырылган.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук хәбәр иткәнчә, барлык факторларны исәпкә алып һәм төбәктә күмәк иммунитет формалашуын исәпкә алып, элек кабул ителгән чикләүләр буенча билгеле бер ташламалар кертелә (Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 18.02.2002 ел, №136 карары).

"21 февральдән без барлык категория гражданнар, балигъ булмаганнар өчен ваклап сату, җәмәгать туклануы һәм транспорт объектларына керү, шулай ук төнге сәүдә, мунчалар һәм сауна хезмәтләре күрсәтүгә чикләүләрне, кунакханәләрне йөкләү буенча чикләүләрне бетерәбез", - диде ул.

Шул ук вакытта, Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, шәхси саклану чараларын - җәмәгать урыннарында һәм транспортта битлек киеп йөрү, социаль дистанцияне үтәү таләпләре тулысынча саклана. Моннан тыш, 60+ яшьләрдәге гражданнарның үз-үзеңне изоляцияләү саклана, әгәр алар вакцина алмаган һәм соңгы 6 айда авырып китмәгән булсалар.

Төнлә җәмәгать туклануы хезмәтләрен күрсәтүдә кальяннарны куллануны тыю калдырыла.

"Халыкны яңа коронавирус инфекциясенә каршы вакцинацияләү эшен дәвам итү мөһим, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Шул исәптән - кабат вакцинацияләү буенча. Хезмәт коллективларында, мәктәпләрдә, югары уку йортларында эпидемиягә каршы санитар таләпләрне төгәл үтәргә, иртәнге фильтрлар эшен ныклы контрольдә тотарга кирәк. Без бу чараның ничек нәтиҗәле булуын күрәбез".

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгына, ТР буенча Роспотребнадзор идарәсе белән берлектә, бу мәсьәләне контрольдә тотарга кирәк.

Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, 19 февральгә алынган мәгълүматларга караганда, 12 сыйныф карантинда кала.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгына амбулаториядә дәваланучыларга дарулар китерү өчен волонтерларны җәлеп итү эшен дәвам итәргә кирәк, дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.

«Мин халыкка рәхмәт белдерәсем килә, - диде Татарстан Президенты. - Без куар-кодлар буенча кертелгән кайбер чаралар – алар мәҗбүри иде. Әмма без моның хисабына коллектив иммунитетыбыз булуын күрәбез, ә бу исә чикләүләрне бетерергә мөмкинлек бирә».


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.