Татарстан Республикасы буенча Куйбышев тимер юлы башлыгы урынбасары итеп Марс Хәйруллин билгеләнде

19.02.2022

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә «Россия тимер юллары» ААҖ филиалы – Куйбышев тимер юлы башлыгы Вячеслав Дмитриев Татарстан Республикасы буенча үз урынбасарын тәкъдим итте.

Видеоконференцэлемтә буенча Вячеслав Дмитриев хәбәр иткәнчә, Татарстан Республикасы буенча Куйбышев тимер юлы башлыгы урынбасары итеп Марс Ринат улы Хәйруллин билгеләнде.

Вячеслав Дмитриев Марс Хәйруллинның профессиональлеге, аның тәҗрибәсе һәм республика белән тыгыз элемтәдә торуы Татарстанның транспорт инфраструктурасын алга таба үстерүне тәэмин итәчәгенә ышаныч белдерде.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов шулай ук Кама сәнәгать кластерында тимер юл элемтәсен үстерү өлешендә Россия тимер юллары белән хезмәттәшлек итәргә кирәклеген билгеләп үтте. «Түбән Кама нефть химиясе», «Алабуга» махсус икътисадый зонасы, башка сәнәгать предприятиеләренә бәйле системалы карарлар кирәк – барлык бу проектлар Татарстан икътисады өчен мөһим, дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.