Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Татарстан Республикасының мелиорация комплексының торышы турында хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы билгеләп үткәнчә, республиканың мелиорацияне уңышлы үстерү өчен кайбер мөһим өстенлекләре бар. Татарстан халыкны елга суы ресурслары белән тәэмин итү буенча Идел буе федераль округында 1 нче урында тора, елгаларның уникаль системалары бар. Моннан тыш, 880нән артык ясалма сулык бар, аларның 450дән артык гидротехник корылмасы (ГТК) Президент программасы буенча капиталь ремонтланды. Гомумән алганда, булган су ресурслары 400 мең гектардан артык җирне сугаруны тәэмин итәргә мөмкинлек бирә.
Татарстан Республикасында соңгы елларда, бигрәк тә 2010 елгы аномаль корылыктан соң, сугару комплексын яңартуга җитди игътибар бирелде, диде министр. 2015 елдан федераль һәм төбәк программалары кысаларында 32 мең гектардан артык сугарулы җир реконструкцияләнгән, 200 км дан артык суүткәргеч салынган.
Марат Җәббаров соңгы 3 елда башкарылган эшләр турында җентекләбрәк сөйләде. Республика «Мелиорацияне үстерү» федераль адреслы инвестицион программасында катнаша, ул Россия Федерациясе бюджетыннан эре федераль объектларны төзүгә һәм реконструкцияләүгә 100%ка финанслана. Әлеге программа кысаларында гомуми мәйданы 2400 га булган 6 эре федераль сугару объекты төзелде һәм файдалануга тапшырылды.
Шулай ук ике эре сугару объектын проектлауны финанслау каралган: 3100 га мәйданда Чистай сугару системасын төзү һәм Арча сугару системасын (Кырлай) 440 га реконструкцияләү.
«Россиянең мелиорация комплексын үстерү» ведомство программасы кысаларында 3 ел эчендә авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре чыгымнарын субсидияләүгә 251 млн. сумга бюджет финанславы җәлеп ителгән, программаны гамәлгә ашыру хисабына 6 мең гектардан артык сугарулы җирләр файдалануга тапшырылган, 650 га мәйданда мәдәни-техник чаралар үткәрелгән, 93 мең гектардан артык әче туфрак рәтләнгән.
2022 елга Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгында 3252 га мәйданда мелиорация буенча 4 проект сайлап алынган.
Мелиорация буенча федераль программалардан тыш, республика бюджеты хисабына тагын 5 юнәлеш гамәлгә ашырыла. Дәүләт ярдәменең барлык юнәлешләренә дә зур булмаган КФХлар һәм эре агрохолдинглар ягыннан да ихтыяҗ зур.
Тагын бер мөһим программа - гидротехник корылмаларны (ГТС) капиталь ремонтлау һәм төзү. ТР Президенты ярдәме белән әлеге программа 2012 елдан бирле уңышлы эшләп килә.
2022 елда әлеге программа тәмамланып килә, агымдагы елга салынган лимит күчмә объектлар белән контрактлаштырылган. Шул ук вакытта, 2021 елны инвентарьлаштыру нәтиҗәләре буенча, капиталь ремонт үткәрү 170тән артык ГТС һәм плотина таләп итә.
Марат Җәббаров муниципаль районнар башлыкларына, инвестиция компанияләре җитәкчеләренә территорияләрдә сугарыла торган җирләрне кимендә 5 еллык план эшләргә тәкъдим итте. Моның өчен Татмелиорация белән берлектә сугаруны кайда төзергә яки торгызырга, дәүләт программасына кертү өчен проектлар эшләргә кирәк. 2023 елга проектларны Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан быелның сентябрендә сайлап алу планлаштырыла, дип хәбәр итте Марат Җәббаров.
2022 елда мелиорация системасы төзелүгә 100 ел тула, дип искәртте министр. Ул ассызыклаганча, Татарстанда барлык мелиоратив төзелеш һәм эксплуатация бүлекчәләре сакланган, мелиораторларның югары квалификацияле кадрлары бар, бу – 1800гә якын квалификацияле белгеч эшли торган 40тан артык предприятие. Республиканың мелиорация системасы Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан илдә иң яхшыларның берсе дип таныла.
Марат Җәббаров Татарстан Президентына «Мелиоратив системаларны һәм аерым урнашкан ГТСларны капиталь ремонтлау» республика программасын гамәлгә ашыруны һәм Татарстан мелиорациясенең 100 еллыгын уздыру буенча планнарны дәвам итүне сорап мөрәҗәгать итте.