Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Евгения Тарасованы һәм Владимир Морозовны Пекиндагы 2022 елгы кышкы Олимпия уеннарында уңышлы чыгыш ясаулары белән котлады

19.02.2022

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Пекиндагы 2022 елгы кышкы Олимпия уеннарында уңышлы чыгыш ясавы һәм парлы шууда көмеш медальләр яулавы уңаеннан Россиянең Атказанган спорт мастеры Евгения Тарасовага һәм Россиянең Атказанган спорт мастеры Владимир Морозовка котлау телеграммасы юллады.

"Хөрмәтле Евгения һәм Владимир! Сезне чын күңелдән Пекиндагы 2022 елгы кышкы Олимпия уеннарында уңышлы чыгыш ясавыгыз һәм парлы шууда көмеш медальләр яулавыгыз белән котлыйм. Бу дөньяның иң көчле спортчылары өчен чын көрәш булды, моңарчы күрелмәгән хис-кичерешләр һәм чиктән тыш киеренкелек булды, - диелә телеграммада. - Ләкин сез, күп сынаулар үтеп, чын ихтыяр көчегезне һәм үзегезнең чемпионлык характерыгызны күрсәттегез. Әлбәттә, бу җиңү – тренерларыгызның да зур хезмәте нәтиҗәсе. Максим Леонидовичка һәм Этери Георгиевнага, сезгә ышанган, бөтен осталыкларын сезгә тапшырып, ярышлар дәвамында сезгә ярдәм итеп торган котлауларымны җиткерүегезне сорыйм. Без нәкъ менә сез, Татарстан кызы - талантлы, максатчан спортчы Евгения, искиткеч фигуралы шуу остасы Владимир Морозов белән бергә, әлеге дәрәҗәле турнирда Россия җыелма командасы триумфына үз өлешегезне кертүегез белән горурланабыз. Югары осталык, шатлык һәм тантана минутлары өчен рәхмәт сезгә. Сезнең дуэтка чын күңелдән алга таба да уңышлар һәм тагын бик күп якты җиңүләр телим.

Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов.

Белешмә өчен:

1922 елның 19 февралендә фигуралы шуу буенча Россия командасы (Евгения Тарасова һәм Владимир Морозов) фигуралы шуу буенча команда турнирында көмеш медальләр яулады.


ТР Президенты Матбугат хезмәте.