ТР Төзелеш министрлыгы Марат Айзатуллин төзелеш өлкәсендә республика программаларын һәм илкүләм проектларны гамәлгә ашыру турында сөйләде

26.02.2022

Татарстан Республикасында 2022 елда төзелеш өлкәсендә республика программаларын, дәүләт программаларын һәм илкүләм проектларны гамәлгә ашыру дәвам итәчәк. Быел 44 программаны гамәлгә ашыру планлаштырыла, шуларның 31е ТР Министрлар Кабинеты боерыклары белән раслана. Бүгенге көнгә төзелеш өлкәсендә 28 республика программасы расланган. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

Марат Айзатуллин хәбәр иткәнчә, ТР Төзелеш министрлыгы җаваплылыгы зонасына 7 илкүләм проект керә. Аларга 105 объект кертелгән, алар 12 федераль проект кысаларында төзелергә, реконструкцияләнергә яки ремонтланырга тиеш.

«Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проекты 37 объектны үз эченә ала.

2022 елда иҗтимагый инфраструктураның 33 объекты төзекләндерелергә тиеш. Аларның 27се «Уңайлы шәһәр тирәлеген формалаштыру» федераль проектына кертелгән. Тагын 6 җәмәгать киңлге Кече шәһәрләр һәм тарихи җирлекләр конкурсында җиңүчеләр булып тора.

Нурлат шәһәрендә быел су алу төенен үз эченә алган су белән тәэмин итү системасы төзелергә тиеш. Әлеге эшләр «Чиста су» федераль проектына керә.

«Экология» илкүләм проектына «Иделне савыктыру» федераль проекты керә. Бу елда ләм кырларын рекультивацияләргә, шулай ук Казан шәһәрендәге биологик чистарту корылмаларын реконструкцияләү эшен дәвам итәргә кирәк.

Тагын бер объект – Казанда Самосырово полигонын рекультивацияләү эшләре дәвам итә («Чиста ил» федераль проекты кысаларында тормышка ашырыла). Монда төзү-монтаж эшләрен башкару 34% тәшкил итә.

«Мәгариф» илкүләм проекты кысаларында Тукай районында 100 урынга исәпләнгән мәктәп төзелеше планлаштырылган.

«Һәр баланың уңышы» федераль проекты буенча республиканың Апас һәм Баулы районнары мәктәпләрендә ике спорт залын капиталь ремонтлау планлаштырыла.

«Демография» илкүләм проекты буенча Казанда балалар бакчасы төзеләчәк.

«Мәдәният» илкүләм проектының «Мәдәни мохит» федераль проекты кысаларында Түбән Кама яшь тамашачы театры төзелә, реконструкцияләнә һәм капиталь ремонтлана.

«Туризм һәм кунакчыллык индустриясе» илкүләм проекты кысаларында Югары Ослан районында «Түбәтәй Тауэр» объекты өчен территорияне төзекләндерү һәм инфраструктура төзү планлаштырыла.

Моннан тыш, 2022 елда Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы республика территориясендә 5 дәүләт программасын гамәлгә ашыруда катнашачак, аларга 102 объект кертелгән. Дәүләт программаларының иң зурысы - «Мәгарифне үстерү». Ел дәвамында 66 гомуми белем бирү оешмасын капиталь ремонтларга кирәк булачак.

Чаллыда «Мастеровые» рус драма театры төзелеше дәвам итәчәк («Мәдәният һәм туризмны үстерү» дәүләт программасының бер өлеше).

Авыл территорияләрен комплекслы үстерү буенча чаралар исемлегенә 16 объект буенча эшләр кертелгән.

Марат Айзатуллин республикада торак төзелеше барышы һәм аерым категория гражданнарны торак белән тәэмин итү турында сөйләде.

«Төзүчеләр элеккечә үк эшләр буенча алда баралар – агымдагы датага күрсәткечләр узган ел дәрәҗәсенә карата 108% тәшкил итә. 2022 ел планы 18%ка диярлек үтәлгән, 485 мең квадрат метр төзелгән, - диде ТР Төзелеш министрлыгы башлыгы. - Планның иң күп үтәлеше социаль ипотека буенча теркәлә – агымдагы датага ул 47%ка үтәлгән, 70 мең кв. метр тапшырылган».

Файдалануга тапшырылган торак күләменең яртысыннан артыгы шәхси торак төзелешенә туры килә. 2 260 йорт тапшырылган, ягъни планның 18,1%ы. Бер ел эчендә шәхси торак төзелеше линиясе буенча ким дигәндә 12 мең 454 йорт төзергә кирәк булачак.

Коммерциячел төзелеш линиясе буенча план 12%ка үтәлгән. Гомуми мәйданы 110 мең кв. м булган 28 күп фатирлы йорт файдалануга тапшырылган.

Марат Айзатуллин аерым категория гражданнарны торак белән тәэмин итү программалары турында сөйләде. Быел 4 программа буенча фатир алучылар исемлегенә 677 гаилә кертелгән, шуларның 600е – ятим балалар.

«Биш һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче күп балалы гаиләләр» категориясендә 22 фатир алучы бар.

Яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү программасы буенча 50 торак алучы кертелгән, алар яши торган 22 муниципаль берәмлек «Электрон бюджет» системасында килешү төзегән.

2022 елда мәҗбүри күченүчеләр категориясендә 5 кеше тәкъдим ителгән.

Министр хезмәтне саклау өлкәсендәге вәзгыять турында аерым сөйләде. Контроль-күзәтчелек органнары төзелә торган объектларны тикшерә башлады. Ел башыннан бирле Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе 84 тикшерү үткәргән, тикшерү нәтиҗәләре буенча 330 мең сумлык 2 карар чыгарылган. Үзлегеннән җайга салынучы оешмалар көче белән 178 тикшерү үткәрелгән.

Баш инвестицион-төзелеш идарәсе (ГИСУ), дәүләт заказчысы буларак, үз мәйданнарында 294 контроль-күзәтчелек чарасы оештырды. Ел башыннан бирле төзелеш мәйданнарында ачыкланган 119 хокук бозу очрагының 88е оператив рәвештә бетерелгән.  


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.