Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда яңа перинаталь үзәк нигезенә беренче таш салу тантанасында катнашты. Медучреждение 7-нче номерлы шәһәр клиник хастаханәсенең бала табу йорты нигезендә урнашачак.
Перинаталь үзәк 160 урынга исәпләнгән. Ел саен биредә 8 меңгә кадәр бала табуны тәэмин итә алалар. Медицина ярдәме Казаннан һәм республиканың якын-тирә районнарыннан килгән йөкле хатыннарга күрсәтеләчәк.
"Бүген без яңа перинаталь үзәк төзелешен башлап җибәрәбез Демографияне арттыру мәсьәләләренә зур игътибар бирәбез. Һәм безнең төп өстенлекләрнең берсе - аналар иминлеге. Без булачак әниләр өчен барлык кирәкле шартларны тудырырга тиеш. Заманча үзәкне булдыру әлеге хезмәтләрнең сыйфатын шактый яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк", - диде Рөстәм Миңнеханов.
Яңа үзәктә бала тудыру заллы операция һәм диагностика хезмәте, 100 урынга исәпләнгән акушерлык бүлеге, зур реанимация бүлекләре, 60 урынга исәпләнгән яңа туган балаларның патологияләре бүлеге, дүрт операция һәм 7 бала табу залы булачак. Яңа туган балаларны реанимацияләү бүлеге балаларны тәрбияләү өчен заманча сулыш аппаратурасы һәм кювез – инкубаторлар белән җиһазландырылачак. Төзелешне 2023 елның августында тәмамлау планлаштырыла.
Аннары Рөстәм Миңнеханов җиденче шәһәр хастаханәсенең бала табу бүлегендә булды, анда бүген Айзилә Төхвәтуллинаның һәм яңа туган Зәрияне өйләренә озаталар. Татарстан Президенты әти-әнине өченче балалары туу белән котлады, барысына да нык сәламәтлек теләде.
Шуннан соң Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасының балачак һәм бала табуга ярдәм итү хезмәте белгечләре белән очрашты. ТР Президенты билгеләп үткәнчә, яңа перинаталь үзәк югары технологик дәрәҗәдә төзеләчәк һәм Татарстанның медицина инфраструктурасын җитди үзгәртәчәк. Очрашуда шулай ук республикада сабыйлар үлеме санын киметү чаралары һәм дәүләт медицина учреждениесе базасында ЭКО үзәген булдыру турында да фикер алыштылар.