Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чаллыда эш сәфәрендә.
Рөстәм Миңнеханов «Чаллы шәһәре» муниципаль берәмлегенең шәһәр Советы утырышында катнашачак. Утырыш «Чаллы шәһәре» муниципаль берәмлегенең 2021 елда социаль-икътисадый үсеш йомгакларына һәм 2022 елга куелган бурычларга багышлана.
Утырыш башланганчы Чаллы шәһәре предприятиеләре һәм оешмалары күргәзмәсен карап чыгу (1 нче балалар һәм яшьләр иҗаты шәһәр сарае каршындагы мәйдан) көтелә.