«Татнефтехиминвест-холдинг» Директорлар советы утырышында берничә инновацион проект каралды

28.02.2022

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышын уздырды.

Утырыш Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында барды.

Берничә инновацион проект тәкъдим ителде. "Яшел" дизель һәм керосин җитештерү ТАНЕКО нефть эшкәртү комплексында җайга салынырга мөмкин. Бу хакта яңа технологияләр мониторингы үзәге (Мәскәү) генераль директоры Михаил Ершов сөйләде. Бу Россиягә Европа ягулык базарларын югалтмаска ярдәм итәчәк.

2025 елдан башлап Евросоюзның барлык аэропортлары да SAF (экологик авиация ягулыгы (Sustainable aviation fuel, SAF) биоягулык белән барлык һава судноларын заправкага җибәрергә тиеш булачак.

«Без моның белән шөгыльләнергә тиеш. Экологик авиакеросиннар һәм дизель – бу бик перспективалы юнәлеш», - дип билгеләп үтте «Татнефтехиминвест-холдинг» генераль директоры Рафинат Яруллин.

«Бездә бу өлкәдә шактый проектлар гамәлгә ашырыла. Без инде биоягулык җитештердек. Бу технологияләрне каткрекинг урнаштыруда сынадык, аннары аларны яңадан проектладык», - дип өстәде «Татнефть» ГАҖ генераль директоры Наил Маһанов.

Рөстәм Миңнеханов «Татнефть» һәм ТАИФ-НК компанияләренә бу өлкәдә эшне дәвам итәргә тәкъдим итте.

«Полимерлар фәнни-тикшеренү институты» АҖ нең фәнни тикшеренүләр һәм эшләнмәләр буенча директоры Константин Ширшин нефть эшкәртү предприятиеләре һәм сәнәгатьнең башка тармаклары өчен перспективалы эшләнмәләрне тәкъдим итте. Сүз «Акримид» яңа буын конструкцион пенопласт турында барды.

«Безнең эшләнмәләребез оргпыяланың ныклыгын һәм җылылык чыдамлыгын арттыруга бәйле, чөнки авиатехниканың тизлеге арта, - дип билгеләп үтте Константин Ширшин. - Пыяла 20 минут дәвамында 200 градуска кадәр чыдый».

«Мисал бик кызыклы, Дзержинскта җилем һәм башка технологияләрне өйрәнергә кирәк», - дип нәтиҗә ясады Рафинат Яруллин.

Академик В.А. Каргин исемендәге Химия һәм полимерлар технологияләренең фәнни-тикшеренү институты Түбән Новгород өлкәсенең Дзержинск шәһәрендә урнашкан. Анда җилем һәм герметизацияли торган материаллар, кою өчен композицияләр сеңдерә торган анаэроб җәю, ПВХ-трубкалар, ике компонентлы акрил һәм органик эретелә торган җилемнәр эшләнгән. Самолетлар, вертолетлар һәм катерлар җитештерүдә оргпыяла куллану мөмкинлекләре дә бар.

СИБУР компаниясе якындагы елларда пластмассаны икенчел эшкәртү һәм биотаркала торган пластик (полилактид) җитештерү буенча берничә проектны эшләтеп җибәрергә планлаштыра. Бу хакта «СИБУР» ҖЧҖнең үсеш һәм инновацияләр буенча идарәче директоры Дарья Борисова чыгышында әйтелде. Моның өчен пластик калдыкларны әзерләү, ташу һәм эшкәртү инфраструктурасын булдыру кирәк булачак. Татарстан бу өлкәдә зур потенциалга ия, дип саныйлар СИБУРда.

«Берничә акватермолиз җайланмасы булдырырга телибез, шул исәптән берсе -  «Түбән Кама Нефтехим»да, - дип билгеләп үтте Дарья Борисова. - Татарстан хезмәттәшләре бу юнәлеш буенча күптән һәм максатчан эш алып баралар. «Татнефть»нең резина, пластик, агач эшкәртү буенча сынау җайланмалары бар. Алар белән термолизатны нефть эшкәртү процессларына җәлеп итү буенча эш алып барабыз».

Рөстәм Миңнеханов проектны бик кызыклы дип атады һәм аны Татарстанда сынау буларак гамәлгә ашырырга тәкъдим итте.

Свияжск төбәкара мультимодаль логистика үзәгенә бәйле рәвештә терминал-логистика комплексын төзүгә 1,5 млрд. сумнан артык акча тотылачак. Проект турында «Модуль» транспорт-экспедитор компаниясенең коммерция директоры Владимир Гай хәбәр итте.

Объект Зеленодольск районында, Иделнең уң як ярында төзеләчәк. Янәшәдә генә М-7 федераль трассасы һәм Мәскәүгә кадәр тимер юл уза. Яңа комплекс төзү белән халыкара контейнерларны ташу үсеше буенча яңа сыйфатлы этапны Таиланд, Индонезия һәм башка Азия илләре портларына чыгуга бәйлиләр.

«Без сезгә ярдәм итәргә әзер, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Комплекста логистика темасын безнең яктан гына түгел, ә сәнәгатьчеләрне җәлеп итеп карарга кирәк. Безгә бу транспорт агымнарын шәһәрдән арындырырга кирәк».

Санкт-Петербург программистлары виртуаль чынбарлык – Varwin проектларын эшләү һәм гамәлгә кертү өчен ачык софт булдырдылар. Виртуаль чынбарлыкка идарә итү системасы тренажерларын һәм системаларын әлеге проект директоры – «3Д инновацияләр» ҖЧҖ директоры Сергей Гостевских тәкъдим итте. Санкт-Петербург компаниясе – «Сколково» резиденты. Фирма проектлары арасында «Газпром нефть» өчен сәнәгать куркынычсызлыгы буенча уку курсларын эшләү; Магнитогорск металлургия комбинаты (ММК) һәм «Уралхим» өчен VR-тренажерлар эшләү бар.


ТР Президенты Матбугат хезмәте. "Девон" МА материалалры буенча.