Чаллы шәһәре Татарстан муниципаль районнарының социаль-икътисади казанышлары рейтингында төзелеш күләме, төяп җибәрелгән продукция күләме буенча икенче урында тора. Дүртенче урында - үзендә җитештерелгән товарлар китерү күләме буенча. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Чаллы шәһәре» муниципаль берәмлеге шәһәр Советының ХІІІ утырышында хәбәр итте.
Ул билгеләп үткәнчә, Чаллы «КАМАЗ», «Даймлер», «Риат», «Кнорр-бремзе» һәм башка эре сәнәгать предприятиеләренең актив эше нәтиҗәсендә рейтингның беренче баскычларын били.
«Биредә КАМАЗның роле бик зур. Бүгенге көндә предприятие дөнья дәрәҗәсендәге модельләр рәтен тәкъдим итә. Уңышлы проектларның берсе – «Мастер» КИП, аның табышы КАМАЗ табышына якынайды диярлек», - диде ул.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, «Чаллы» алгарышлы социаль-икътисади үсеш территориясе - Россиядәге алгарышлы территорияләренең флагманы, үсеш өчен яңа мөмкинлекләр табарга кирәк. «Кече бизнесның тулаем территориаль продукты өлеше хәзер 34,7 процент тәшкил итә, әгәр ТОСЭР актив эшләсә, процент югарырак булачак», - дип билгеләп үтте ул.
Чаллыда яшәүче 26 меңнән артык кешенең айлык кереме яшәү минимумыннан түбәнрәк, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов шәһәр Советының йомгаклау сессиясендә.
«Республика буенча уртача хезмәт хакы 43,4 мең сум тәшкил итә, Сездә күрсәткеч артыграк – 46,8 мең сум. Сез бу күрсәткеч буенча республикада сигезенче урында торасыз, әмма шәһәрлеләрнең шактый өлеше түбән керемле булып калуына игътибар итәсем килә. Өченче квартал нәтиҗәләре буенча шәһәрнең 55 оешмасы хезмәт хакын минималь хезмәт хакыннан кимрәк түләгән. Нәтиҗәдә, 26 меңнән артык Чаллының айлык кереме яшәү минимумыннан түбәнрәк», - диде Татарстан Президенты.
Рөстәм Миңнеханов шәһәр хезмәтләренә юллар торышына, транспорт хезмәте күрсәтүгә һәм торак-коммуналь хезмәтләргә аерым игътибар итәргә кушты, чөнки бу өлкәләр буенча иң күп мөрәҗәгатьләр килә. Моннан тыш, ишегалларын төзекләндерү сыйфаты буенча халыктан шикаятьләр бар.
Чаллы мэры Наил Мәһдиев Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов алдында шәһәрнең иҗтимагый киңлекләрендәге хәлләр турында хисап тотты. (Исегезгә төшерәбез, узган елның җәендә Рөстәм Миңнеханов регионда, шул исәптән Чаллыда төзекләндерелгән объектларның торышын тәнкыйтьләде).
Бүген сессиядә Наил Мәһдиев муниципалитетның турыдан-туры бурычы — чисталык һәм тәртип саклау, ә гражданнарны - яңа төзекләндерелгән ишегалларга һәм иҗтимагый киңлекләргә сакчыл карау, дип белдерде.
Шулай ук Рөстәм Миңнеханов үсеп килүче буынны тәрбияләү темасына да тукталды, Чаллыда мәгариф системасының иң яхшыларның берсе булуын ассызыклады.
Татарстан Президенты билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта республикада күп сандагы социаль программалар гамәлгә ашырыла. Юл төзелеше өлкәсендә М12 Мәскәү – Түбән Новгород – Казан автоюллары төзелә, ул Екатеринбургка кадәр озайтылачак. «Кама аша күперле Түбән Кама һәм Чаллы шәһәрләрен урап узучы юлны төзү буенча зур планнар бар. Шәле-Баулы трассасы участогы буенча ярдәм бар. Һәм бу проектлар җитди финанс чыгымнары таләп итә. Татарстан тарихында мондый инфраструктура объектлары беркайчан да төзелмәде әле. Аларның һәркайсы - 100 һәм аннан да күбрәк миллиард сум. Минемчә, бу бик зур ярдәм», – дип тәмамлады ул.
«Республика тарихында мондый кыйммәтле объектлар беркайчан да төзелмәде, барлык проектлар да гамәлгә ашырылыр дип ышанам», - диде Рөстәм Миңнеханов.
«Чаллы - зурлыгы һәм әһәмияте буенча Татарстанның икенче шәһәре. Шәһәрнең мөмкинлекләре һәм перспективалары зур, - дип белдерде ул. – Әмма федераль дәрәҗәдә, Россия Президенты һәм хөкүмәт тарафыннан кабул ителгән карарларны искә алмаска ярамый. Инфраструктура проектларын тормышка ашыру өчен халыкка ярдәм итү өчен гаять зур ресурслар бүлеп бирелгән. Республикада социаль ярдәм чараларына якынча 23 млрд. сум җибәрелгән, шуның яртысы – федераль бюджеттан. Бу бик зур күләмдә акча бу».
Сессия ахырында Чаллыда аеруча уңышларга ирешкән чаллылыларга Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшыру тантанасы булды.
Бүләкләрне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тапшырды.