Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чаллы предприятиеләре һәм оешмалары продукциясе күргәзмәсе белән танышты.
Искәртик, бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Чаллыда, ул «Чаллы шәһәре» муниципаль берәмлеге шәҺәр Советы утырышында катнашты. Утырыш «Чаллы шәһәре» муниципаль берәмлегенең 2021 елда социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләренә һәм 2022 елга куелган бурычларга багышланган.
Чара башланганчы Рөстәм Миңнеханов Чаллы мэры Наил Мәһдиев һәм «КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин белән КамАЗның җитештерү мәйданчыкларында булды. Аннары ул шәһәр балалар һәм яшьләр иҗаты сарае фойесында Чаллы предприятиеләре продукциясе, товарлары һәм хезмәтләре күргәзмәсен карады. Инновацион эшләнмәләр, технологияләр һәм казанышларны 20дән артык предприятие һәм оешма тәкъдим итте. Проектларның күбесе - цифрлаштыру өлкәсендә.
Әйтик, «АВИТраст» җитештерү предприятиесе белән идарә итүне гадиләштерергә юнәлдерелгән WIRP программа продуктын булдырган, ул бизнесның барлык төп ихтыяҗларын канәгатьләндерә.
«Транспортны цифрлаштыру» «CARGO.RUN» цифрлы логистика платформасын булдырган. Транспорт компаниясе идарәсендә бер тәрәзә принцибы барлык процессларны максималь рәвештә автоматлаштырырга һәм тизләтергә тиеш.
«Риэль Инжиниринг» компаниясе җитештерүнең нәтиҗәлелеген арттыру өчен цифрлылаштыруның яңа элементларын кертә. Цифрлы карарлар нефть эшкәртү, машина төзелеше, азык-төлек, шул исәптән автоматлаштырылган предприятиеләр өчен тәкъдим ителә.
Тагын бер цифрлы эшләнмә - «Всем еды» ризык китерүгә заказлар кабул итү өчен онлайн-платформа. Платформа 400 дән артык ресторанны берләштерә.
Күргәзмәдә «Татэлектромаш» холдингының GELIOMASTER компаниясе стенды да бар иде. Компания ультрашәмәхә нурландыргычлар - ТЭМ рециркуляторлары, һаваны чистарту һәм бактерицид эшкәртү өчен светодиод яктырткычлар җитештерә. Продуктларга Россия базарында да, чит илләрдә дә ихтыяҗ бар.
Татарстан Президентына продуктларга заказ бирү функциясе булган Haier суыткычын да күрсәттеләр. «Чаллы» ТОСЭР резиденты Haier компаниясе шундый суыткычлар производствосын эшләтеп җибәрүгә әзерләнә. Өч модель чыгару планлаштырыла. Күргәзмәдә акыллы суыткыч тәкъдим ителде, аның ярдәмендә супермаркетларның берсендә азык-төлеккә заказ бирергә мөмкин.
Тире яман шешен диагностикалауда ясалма интеллект куллану турында Чаллы онкология диспансеры баш табибы Алмаз Хаҗиев сөйләде. FotoFinder диагностика комплексы диагнозны максималь дөрес кую өчен барлык кирәкле инструментлар да бирә: видеодерматоскоп теләсә кайсы шешне - кан тамырыннан алып пигмент табына кадәр 140 тапкыр арттырырга мөмкинлек бирә, шул ук вакытта дерматоскопларның күпчелеге 10-40 тапкыр арта.
Рөстәм Миңнехановка матурлык индустриясендә дә продуктлар тәкъдим иттеләр.
Белем бирү учреждениеләре дә үз казанышларын тәкъдим итте. Чаллы институты укытучылары һәм студентлары калдыкларны эшкәртү һәм юынты суларны чистарту өлкәсендәге тикшеренүләрне тәкъдим иттеләр.